16+

“Эшкуарлык фабрикасы” реалити-шоу җиңүчесенә бер миллион сум тапшырылды

Бүген Казанның "Уникс" концерт залында "Эшкуарлык фабрикасы" реалити-шоу җиңүчесен игълан иттеләр.

“Эшкуарлык фабрикасы” реалити-шоу җиңүчесенә бер миллион сум тапшырылды

Бүген Казанның "Уникс" концерт залында "Эшкуарлык фабрикасы" реалити-шоу җиңүчесен игълан иттеләр.

90 көн эчендә иң күп акча эшләгән командага бер миллион сум күләмендә приз тапшырылды.

"Эшкуарлык фабрикасы"нда катнашу өчен 859 кеше гариза биреп, шуларның 135ен сайлап алдылар. Нәтиҗәдә, 27 команда барлыкка килгән. Өстәмә сайлаудан соң, финалга 50 кеше үтеп, аларны кабат командаларга бүлгәннәр. 90 көн эчендә бизнес серләренә төшенергә теләүчеләр, үз эшләрен ачып, акча эшләргә тиеш иде. Араларында эшкуарлык белән шөгыльләнеп караган, әмма уңышсызлыкка очраган эшмәкәрләр дә, бизнеста тәүге адымнарын ясаучы студентлар да бар. Реалити-шоу өч ай дәвамында "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында эфирга чыгып барды. Йортлар төзү белән шөгыльләнә торган "Восходящая пятерка командасы 3 миллион 880 мең сум (чиста табыш - 1 миллион 104 мең 500 сум) эшләп, бер миллион сумлык призга ия булды. Аларны бу җиңүе белән Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та шәхсән котлады:

- Эшкуарлык - бик катлаулы эш. Кече һәм урта эшкуарлык турында сүз алып бара башлагач, акчабыз җитми, ди уйлый идек. Акча барлыкка килгәч, инфраструктура җитмәгәнен аңладык, индустриаль мәйданчыклар, технопарклар кирәклеге ачыкланды. Баксаң, барыннан да бигрәк, иң мөһиме кеше икән. Белгечләр әзерләргә кирәк, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading