Шәһри Казан

«Эшмәкәрлек – коррупция белән иң еш очраша торган өлкә»

Татарстанда 50 меңгә якын кече һәм микропредприятие бар. Моннан тыш, республикада 500 урта предприятие һәм 100 мең шәхси эшмәкәр эшли. Хокук саклау органнары быелның 10 ае эчендә әлеге өлкәдә коррупция юнәлешендәге 64 җинаять ачыклаган, шуларның 34е - ришвәтчелек белән (гомуми сумма 1,9 млн сум), 4 очрак коммерцияле сатып алу белән...

Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов хәбәр итте. «Эшмәкәрлек - коррупция белән иң еш очраша торган өлкә», - диде ул. Очрашуда хакимият органнары һәм эшмәкәрлек вәкилләре ТРда 2013 елда эшмәкәрлек өлкәсендә коррупциягә каршы тору эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагумановның әйтүенчә, янау юлы белән акча алуга кагылышлы шикаять белән мөрәҗәгать итүче эшмәкәрләр күп түгел. ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы Совет әгъзасы, «Мәйдан» сәнәгать-коммерция фирмасы» ҖЧҖ генераль директоры Мария Горшунова хәбәр иткәнчә, алар, даими рәвештә республика районнарына чыгып, биредә эшмәкәрләргә аноним рәвештә анкета тутырталар. Сораштырулар буенча, эшмәкәрләрнең уртача алганда 50 процентка якынының ришвәт бирү белән очрашканы бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: