Шәһри Казан
16+

Эсселек сүрелде...

Җәй уртасында гына була торган эссе көннәр артта калды, алдагы көннәрдә температура төшәчәк.

Бүген көндез республикада +15, +20 градус җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми. 30 май төнендә нибары +3, +8 градус булуы гына фаразлана, көнчыгыш районнарда исә -2гә кадәр салкынайтырга да мөмкин. Көндез исә температура +19, +24 градуска кадәр күтәреләчәк, көн аяз. Язның соңгы көнендә дә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә белән термометрлар +6, +11 градусны күрсәтсә, көндез көн +21, +26 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: