16+

Фатирны арендага алып булачак

Европада торак йорттан фатирны арендага алып яшәү күптәннән гамәлдә.

Фатирны арендага алып булачак

Европада торак йорттан фатирны арендага алып яшәү күптәннән гамәлдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, киләсе елдан бездә дә мондый мөмкинлек туачак. Президент фикеренчә, чит шәһәрдән килгән белгечләрне, шулай ук яшь гаиләләрне әлеге ысул белән фатирлы итеп булачак. «Хәзер бездә социаль ипотека программасы бар, әмма наем кулланышындагы торак төзелеше турында да уйлана башладык», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россиядә XIX гасырда да найм (аренда) тәртибе киң файдаланылган. Казандагы Киселев йорты, Александров пассажы - моңа мисал. Германиядә хәзер дә илнең 58 процент халкы фатирны арендага алып гомер кичерә. Мәскәүдә чит илләр гражданнарына исәп тотып төзелгән йортларда фатир арендасы аена 12 мең доллар. Казанда бу бәяләр була алмый. Мәсәлән, 30 квадрат метрлы фатирны арендалауга аена 10 мең сум тирәсе бәя куелуы ихтимал.
Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Валерий Леонтьев та, «проектның зур киләчәге бар, дип фаразлый. Казанда инде ике төзелеш предприятиесе керемле йортлар төзергә теләк белдергән. Әлеге йортлар Павлюхин һәм Театр урамнарында төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading