16+

Федераль трассаларда хәрәкәт чикләнми

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 14 майга кадәр авыр йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә. Бу таләп федераль автотрассаларга кагылмый.

Федераль трассаларда хәрәкәт чикләнми

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 14 майга кадәр авыр йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә. Бу таләп федераль автотрассаларга кагылмый.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: «Бездәге юлларның кайбер участоклары инде 15-20 ел файдаланыла. Алар транспорт чарасы күчәренә 10 тоннадан күбрәк басымга түзә алмый. Хәзер автопоездлар 70 тоннага кадәр йөк ташый, бер күчәргә 12 тонна һәм аннан да күбрәк басым төшә. Туфрак катламы бик дымлы булган язгы чорда, автомобиль юллары, әлбәттә инде, мондый авырлыкка түзә алмый. Юл өслеге сытылмасын һәм җимерелмәсен өчен, транспорт хәрәкәтендә вакытлыча чикләү кертергә мәҗбүрбез», - диде Министрлар Кабинетында оештырылган матбугат конференциясендә. Татарстанда соңгы елларда ел саен 200 километр яңа юллар төзелүен, юл төзү-төзекләндерү эшләренә 4 миллиард сумга якын акча тотылуын да ассызыклап үтте министр.
Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсенең баш инженеры Александр Анисимов хәбәр иткәнчә, Татарстан аша узып китүче федераль автотрассаларда бу язда авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелми. Әмма министр Ленар Сафин искәрткәнчә, әгәр авыр йөк машинасы федераль трассадан чыгып, республика әһәмиятендәге юлга керә икән, хәрәкәт хокукы өчен түләү алыначак. Чикләү транспорт чарасында басым бер күчәргә 6 тоннадан, арбада ике күчәргә 5 тоннадан, өч күчәргә 4 тоннадан артып киткән очракта кулланыла. Республика юлларында хәрәкәт чикләнелгән көннәрдә йөк машиналарында йөрү өчен рөхсәт кәгазен Казанда - Оренбург тракты, 5, Чаллыда - Казан проспекты, 72, Әлмәттә - Совет урамы, 184, Нурлатта - Склад урамы, 2 адресларында алырга мөмкин. Пассажирлар автобуслары, шулай ук ашамлыклар, дарулар, ашлык, терлек азыгы, бензин, газ, дизель ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә бернинди дә чикләүләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading