16+

Фикърәт Табиевны соңгы юлга озатырга Татарстаннан делегация барачак

Бүген легендар шәхес - 1960-1979 елларда КПССНың Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Фикърәт Табиевның үлеме турында хәбәр килеп иреште.

Фикърәт Табиевны соңгы юлга озатырга Татарстаннан делегация барачак

Бүген легендар шәхес - 1960-1979 елларда КПССНың Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Фикърәт Табиевның үлеме турында хәбәр килеп иреште.

Аның Татарстан үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Аның җиткәчелегендә яңа нефть чыгару урыннары табыла, эре химия заводлары белән Түбән Кама шәһәре торгызыла. Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы, Чаллыда "КамАЗ", Түбән Камада "Түбән Кама нефтехим", Казанда "Казаньоргсинтез", силикат кирпеч җитештерү заводы, Таулар (Горки) һәм Савиново районнары да аның чорында төзелә.

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Фикърәт Табиевның гаиләсенең кайгысын уртаклашты. "Хөрмәтле Динә Мөхәммәтовна! Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм җитәкчесе, олпат, үзенчәлекле шәхес Фикърәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафатын ишетеп, бик хәсрәтләндем. Аның исеме Татарстан тарихында сәнәгать һәм төзелеш зур үсеш алган, социаль бурычларны актив хәл иткән бөтен бер дәвергә бәйле. Көчле ихтыярлы һәм эш сөючән кеше буларак, ул илнең икътисады һәм халыкара багланышлары үсешенә үзеннән зур өлеш кертте. Аның вафаты - Татарстан Республикасы өчен зур югалту, ул бит соңгы көннәренә кадәр туган республикасының ватанпәрвәре булып калды, безгә һәрвакыт акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды һәм күркәм гамәлләре белән дәрт өстәде. Татарстанлыларның хәтерендә Фикрәт Әхмәтҗан улы чын иҗатчы, үз эшенә, үз халкына, үз иленә тугрылыклы җитәкче булып истә калыр. Сезнең өчен дә, барлык гаиләгез өчен дә бетмәс-төкәнмәс булган кайгыгызны уртаклашам. Сез бүген яраткан кешегезне, иң якын һәм тугры дустыгызны югалттыгыз. Аның белән кичергән матур һәм бәхетле тормышыгыз Сезгә һәм улларыгыз Эльмир белән Искәндәргә, барлык зур гаиләгезгә хәсрәтегезне кичерерлек дәрман бирсен. Күркәм сабырлык телим Сезгә", - диелә телеграмма текстында.

Фикърәт Табиев соңгы елларда Мәскәүдә яшәде. Аны 5 июнь көнне Мәскәүнең Данилов зиратының мөселман өлешендә җирләячәкләр. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Татарстаннан да делегация барачак. Хушлашу Үзәк клиник хастаханәдә сәгать 10.00 га билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading