Шәһри Казан

«Форум күңел ачу урыны түгел»

Иртәгә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланачак. Татарстанның барлык районнарыннан, башкаладан, 30га якын чит илдән, 50гә якын төбәктән барлыгы 600ләп делегат Универсиада авылында җыелачак. Быел форумда нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтелә? Ул ничегрәк узачак? Бу хакта Форумның Координацияләү советы рәисе Тәбрис Яруллиннан сораштык.

- Тәбрис, моңарчы ел саен 900ләп делегат чакыра идегез, быел кунакларның саны ник азайды?
- Без квотаны махсус чикләдек. Кеше артык күп булганда эш атмосферасын тудыру, лидерлар белән ныклап шөгыльләнү авыр. Болай бөтен делегатларны бергә туплау уңайлырак булачак. Кичке программаны да мәгълүматлы итәргә уйлыйбыз.
- Ягъни?
- Беренче көнне делегатлар «Идел» журналының юбилеена барачак, анда шактый гына кызыклы очрашулар булыр дип көтелә, икенче көнне җырчы Мубай белән Австралиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Зөлфия Камалова әзерләгән программаны карый алачаклар. Аннары Арчада үзләре концерт куячак. Бездә талантлы яшьләр бик күп, Башкортстан курайчылары, Мәскәүнең «Шүрәле» музыкаль төркеме, биючеләр, җырчылар дисеңме... Һәркемгә үзен күрсәтергә мөмкинлек булачак.
- Быелгы форумның төп үзенчәлеге нидә?
- VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын милли проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрергә җыенабыз. Яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк. Анкеталар таратканда ук «Яңа татар проекты-2014» пунктын булдырдык. Ягъни һәр делегат үз проектын тәкъдим итәчәк. Гадәттә, секцияләр резолюция кабул итүдән ерак китми һәм күп кенә тәкъдимнәр кәгазьдә генә кала. Безнең максат - яшьләр форумнан әзерне көтеп утырмасыннар, ә үзләре дә иҗат процессында катнашсыннар, чыгыш ясасыннар, үз үрнәкләрендә башкаларны илһамландырсыннар иде.
- «Татар егете», «Татар кызы» кебек бәйгеләрдән ерак торачаксыз, димәк?
- Син нәрсә инде, әлбәттә, форум бик җитди нәрсә, ул күңел ачу урыны түгел. Андый бәйгеләр лагерь форматы, ә безнең форумда күбрәк 20-30 яшьлекләр катнаша. Яшь галимнәр, төрле өлкәдә профессионаллар, эшмәкәрләр җыела. Алар үз-үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшер, кызыксындырган сорауларына җавап табар, дип ышанам. Форум эшләр өчен җитди мәйдан булачак.
- Форумнан нинди нәтиҗәләр көтәсең?
- Моннан ике ел элек Бөтендөнья татар яшьләре форумында Татарстан Президенты катнашкан иде. Шуннан соң ике ел буе яшьләр тагын да ныграк активлашып, җиң сызганып эшләделәр: яңа идеяләр, кызыклы проектлар дисеңме... Бу юлы да республика башлыгын көтәбез, шул очрашудан алган илһам яшьләргә озакка җитәр дип уйлыйм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: