16+

Фәрит Мөхәммәтшин – «Pro-культуру» тапшырулар циклының алып баручысы

Мәдәният елы кысаларында «Россия 24» телеканалында ТР Дәүләт Советы Рәисе башлангычы һәм шәхсән катнашуындагы тапшырулар циклы башланып китәчәк. Тамашачылар каршына парламент җитәкчесе алып баручы буларак чыгачак. «Pro-культуру» программасының премьерасы 30 майда 18.30 сәгатькә билгеләнгән.

Беренче тапшыруның темасына килгәндә, ул бердәй мәдәни киңлек булдыру турында булачак. Программаның кунаклары - ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, В.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, «La Primavera» Казан камера оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрү өчен дәүләт тарафыннан ниләр эшләнгәнлеге, мәдәният эшлеклеләре үзләре ниләр башкарганлыгы һәм тармак үсешенең перспективалы планнары турында сөйләячәкләр. Фәрит Мөхәммәтшин һәм студия кунаклары бу ел эчендә гражданнарыбызда мәдәниятлелекне үстерүдә берничә баскычка гына булса да күтәрелеш ясар өчен нәрсәләр эшләп булуы турында фикер алышачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading