16+

Фучик урамы да метролы булачак

Казанда быел Идел буе районының Азино микрорайонындагы Фучик урамында метро станциясе төзелеше башлана. Метрополитенның икенче чираты юлы Яңа Савин районына юнәләчәк.

Фучик урамы да метролы булачак

Казанда быел Идел буе районының Азино микрорайонындагы Фучик урамында метро станциясе төзелеше башлана. Метрополитенның икенче чираты юлы Яңа Савин районына юнәләчәк.

Беренче линиядәге унберенчесе - «Имәнлек» («Дубравная») станциясе 2017 елда ачылачак.

Министрлар Кабинетында узган брифингта бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу Төзүчеләр көне кысаларында үткәрелгәнлектән, министр үзенә әйтелгән котлау сүзенә тапкыр җавап кайтарды.

- Мин баш төзүче түгел. Республиканың баш төзүчесе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, без булышчылар гына. Барлык төзүчеләрне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Татарстанда төзелеш тармагында 105 мең кеше эшли, - диде Ирек Фәйзуллин.
Быел республикада 2 миллион 401 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырылган. Социаль ипотека алымында 193 йорт тапшыру ниятләнелә, бу 9554 фатир дигән сүз. 2005 елдан башлап социаль ипотека алымында 90846 фатир сафка бастырылган.

Татарстан халкы үзе дә тырыш. Быел тугыз мең шәхси торак төзелә, инде 5205 йорт өлгертелгән.
- Казанда аренда максатларында күпфатирлы өч йорт төзелде. Алар мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә бирелде. «Салават күпере» торак комплексында да аренда йортлары төзелә. «Иннополис» шәһәрчегендәге торак йортлар да арендага биреләчәк, - диде министр Ирек Фәйзуллин.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту буенча эш дәвам итә. 71 ветеранга 14 йорт төзелгән, тагын 177 ветеранга 40 йорт җиткезеләчәк.

- Татарстанда 35 социаль программа гамәлгә ашырыла, - дип дәвам итте сүзен Ирек Фәйзуллин, федераль һәм республика бюджетыннан быел янә 81 яшь гаиләгә йорт өлгертеләчәк. Биш һәм аннан күбрәк баласы булган 38 гаиләгә торак өчен 137 миллион 68 мең сум акча күчерелде. 311 ятим бала фатирлы булачак. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне күчерү өчен 15 йорт төзелде. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасының быелгы исемлегенә 830 йорт кертелде. 2008-2014 еллар эчендә генә дә 11852 йорт комплекслы төзекләндерелде. Быел 95 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтлана. Утыз елдан да элегрәк төзелгән мәктәп биналарын төзекләндерү инде ахырына якынлаша. Балалар бакчаларына тотыначакбыз. Авылларда 43 клубта ремонт бара, ә 45 клуб төзелә. Казандагы «Кояшлы шәһәр» торак комплексында сабыйлар өчен янә өч бакча бинасы тапшырылачак. Башкалада шулай ук зоопаркның, «KAZAN EXPO» күргәзмәләр үзәгенең беренче чиратлары, периноталь үзәк төзелеше бара.

«Чиста су» һәм «Авылларны су белән тәэмин итү» программалары кысаларында, суүткәргечләр сузыла. Муниципаль берәмлекләрдә йортларның үз­ләренә җылыту казаннары урнаштырыла, финанс чыгымнары ике-өч елда каплана.
Министр сөйләгәнчә, сәнәгать төзелешләре күбесенчә Кама агломерация­сендә үткәрелгән. Болар: «Алабуга» үзгә икътисади зонасы, «ТАНЕКО», «Аммоний» заводлары. Татарстанда узган ел «ИнноКам» территориаль үзгә инновацион-җитештерү үзәге оештырылды.

Муниципаль берәмлекләрдә 45 сәнәгать мәйданчыгы эшли инде. Быел Мамадышта - «Нократ», Чаллыда - «Үсеш», Кукмарада - «Кукмара», Чүпрәледә - «Иске Чүпрәле» һәм Актанышта «Актаныш» сәнәгать парклары төзелә.
- Бездә төзелеш чималларын гына да 550 предприятие җитештерә. Цемент заводы төзү нияте күптәннән бар, ләкин республикада цемент җитештерү өчен табигый казылмалар җитәрлек түгел. Казанда цемент терминалы ачыла. Социаль ипотека алымындагы торак төзелешенә чималлар «биржа» буенча сатып алыначак. Нәтиҗәдә, подрядчы оешмаларның төзелеш чималларын «теге бәядән сатып алган идек, бу бәядән сатып алган идек» дигәнрәк сүзләренә нокта куелачак. Татарстан төзелеш тармагында Идел буе федераль округында әйдаманнарның берсе, киләсе елда да төзелеш колачын киметмәячәкбез, - диде Ирек Фәйзуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading