16+

«Гадел Россия» Дәүләт Советында үз урынын булдырмакчы

2014 елның сентябрендә «Гадел Россия» сәяси партиясе, сайлаулардагы барлык киртәләрне дә узып, төбәк парламентына үтеп керергә уйлый. Партиянең лидеры Сергей Миронов фикеренчә, ТР Дәүләт Советында хәзерге кебек ике партия генә булу ул дөрес түгел, парламентта күппартиялелек булырга тиеш.

Узган атнада Сергей Миронов ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килгән иде. Шул уңайдан ул «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында журналистлар белән очрашты. Төп максаты исә - партиянең Татарстандагы вәкилләре, аның яңа рәисе Рушания Бильгильдеева белән очрашу. Сергей Миронов әйтүенчә, төбәк партиясендә җитәкчелек алмашынгач, партия эшчәнлеге активлашып киткән. Партиянең төбәк бүлеге рәисе Рушания Бильгильдеева таныштырганча, бүген партия составына 5317 кеше керә, Татарстан буенча 41 җирле бүлек эшли. Партия ярдәме белән, республикада төрле иҗтимагый оешмалар эшләп килә: «Россия бакчачылары», Хатын-кызларның социаль-демократик берлеге, «Гадел көч» яшьләр хәрәкәте, кулланучыларның хокукларын яклау буенча «Гадел ЖКХ» иҗтимагый оешмасы. Партия быелгы сайлауларга да зур максатлар куя - Дәүләт Советында үз вәкилләрен булдыру. Алар, 7 процентлы киртәне үтеп, Дәүләт Советында үз урыннарын алырга тели. Әмма парламентта урын булдыру җиңелләрдән генә бирелмәс, ди Сергей Миронов. Бүген Россиядә 76 рәсми рәвештә теркәлгән партия бар, ә аларның җидесенең исеменә «гадел» сүзе кергән, шуңа күрә, сайлаучыларга буталмау да мөһим әле.
Ә Казан шәһәре Сергей Мироновка бик ошаган. Татарстан башкаласында ул әле икенче тапкыр гына. Әлеге килүендә партия лидеры Спортның су төрләре буенча сараенда, Kazan-Аrena стадионында, IT-паркта булырга өлгергән, шулай ук ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading