16+

Галимнәр ил сәнәгате өчен борчыла

Россиядә газ кудыру станцияләрендәге турбиналар һәм агрегатлар физик яктан инде 50 процентка кадәр тузган. Тиешле чаралар күрелмәсә, ил икътисады авыр хәлдә калырга мөмкин.

Галимнәр ил сәнәгате өчен борчыла

Россиядә газ кудыру станцияләрендәге турбиналар һәм агрегатлар физик яктан инде 50 процентка кадәр тузган. Тиешле чаралар күрелмәсә, ил икътисады авыр хәлдә калырга мөмкин.

Казан дәүләт энергетика университетында «Газ турбиналы һәм пар-газ агрегатлы җир өсте корылмаларын проектлау һәм файдалану» темасына узган фәнни-техник сессиядә галимнәр шушы мәсьәләне чишү юлларын эзләделәр. Сессия эшендә Россия Фәннәр академиясенең газ турбиналары буенча комиссиясе, «Бөтенроссия җылылык-техника фәнни-тикшеренү институты» ачык акционерлык җәмгыяте, Энергетика һәм сәнәгать өчен газ турбиналары технологияләре ассоциациясе, шулай ук фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре катнашты.
«ГазпромВНИИГаз» ҖЧҖнең җитәкчесе Владимир Щуровский сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Россиядә сәнәгать белән фән хезмәттәшлеге аксый. Элек РАО «Газпром» Россия шәһәрләрендәге заводлар белән турыдан-туры хезмәттәшлектә эшләгән. Фәнни-техник сессиядә бу хезмәттәшлекне кабаттан торгызу кирәклеге алга сөрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading