Шәһри Казан

Гиппократ антын бозучылар

Кара әле, ни булды соң тыныч кына Универсиадага әзерләнеп яткан тыйнак, тату Татарстаныбызга? Әле кеше үтерүче полицейскийлар вакыйгасы шаукымыннан айнып бетеп булмый, инде менә яңа башка сыймаслык хәл - табибларыбызның битараф мөнәсәбәтенең үлемгә китерүе миләрне кайната.

«Табиб ялгышы» һәм «медицина туганлыгы»
Беренче эш итеп медицинаның бик «шома» өлкә булуын әйтеп китү урынлы булыр. Авыруны дәвалау тегенди-мондый күңелсез нәтиҗәләргә китергән очракта да, табибларны яклаучы, аларның катгый карарга килүләрен аклаучы кануннар бар. Җитди операцияләргә керер алдыннан да, аның уңышлы тәмамлануына шанслар проценты фәләнгә фәлән нисбәтендә булуына ризабыз, дип, үзебез кул куябыз бит. Янәсе, табиблар, кисеп карамыйча, хәлнең ни дәрәҗәдә мөшкел булуын максималь төгәллек белән фаразлый алмыйлар. Ә бу үз чиратында аларның өстендәге җаваплылыкны бермә-бер киметә, хәтта ялгышырга да мөмкинчелек бирә. Моның белән ни әйтмәкче булам: актарынсаң-төпченсәң, республикабыз табибларының эшчәнлегендә дә андый гөнаһлы яклар байтактыр. Алар шул табиблар хатасын аклый торган кануннар һәм «медицина туганлыгы» дигән төшенчә пәрдәләре артына яхшылап яшеренәләрдер. Ә Александр Чернышевның үлеме белән бәйле вакыйга өскә калкып чыккан сирәкләрнең берсе булды, шуңа күрә шундый зур шау-шу куптарды да. Хәзер, «Дальний» эшендәге кебек үк, табибларның бурычларын тиешенчә үтәмәүләре, вазифаларына салкын караулары аркасында зыян күргән кешеләр өчен «кайнар элемтә» ачарга җыеналар.

Очраклар күп, шау-шу куптарганы аз
Операция бүлмәләренең күпме серләр саклаганлыгын белеп бетерә торган түгел. Ә Чернышевныкы шикелле «кычкырып торган» очраклар, табиблар кулына калып, аларның игътибары җитешмәүдән җан тәслим кылган кешеләр хәзерге көндә бик күп. Беркөнне генә бер апа, үрсәләнә-үрсәләнә, телефоннан бик охшаш вакыйгасы белән бүлешкән иде. 1988 елгы Адель исемле улының кан басымы күтәрелеп киткәч, апа «Ашыгыч ярдәм» чакырткан, тик табиблар, хәле түзәрлек, үтә торган нәрсә, дип, тиешле ярдәмне күрсәтмәгәннәр. Нәтиҗәдә малай бераздан әнисе кулында ук инсульттан үлгән.
Урыннар юклыгына сылтап, аягында көчкә басып торучы кешене бер хастаханәдән икенчесенә куулар да, авыруның хәле начарланганнан-начарлана барганын күреп тә, аны озын-озак көтәсе чиратка бастырулар да дәвам итә. Күбебез тормыштан алынган андый вакыйгалардан хәбәрдар булсак та, «иҗтимагый колак»ка аларның бик азы гына барып җитеп, Чернышевныкыдай шундый резонанс тудыра шул.

Акча беребезгә дә җитми
Безнең «бушлай» медицинаның бик кыйммәт булуы, кайбер табибларның акчаны бик яратулары да күктән алынган имеш-мимешләр түгел. Калын кесәле пациентлар өчен хастаханәләрнең теләсә кайсы ишеге төбенә кадәр ачык икәне дә күптән билгеле. Кайбер хастаханәләрдә бай клиентлар өчен хәтта аерым бүлмәләр - бер ятаклы, һәммә уңайлыгы үзендә булган «аппартаментлар» да булдырыла. Нәтиҗәдә «акча янчыгы» тиешле дәваны вакытында ала, ә гади кеше, хәле тагын да начарлану куркынычы астында, чиратын көтә бирә.
Нишләп без дәүләт тарафыннан бушлай тәэмин ителгән дәвалану өчен өстәмә түләргә тиеш соң? Кайберәүләр моны табибларның хезмәт хаклары җитәрлек булмавы белән аңлатып, аларны яклап маташа. Ә кайсы һөнәр иясенең хезмәт хакы җитәрлек? Дәүләткә караган бер хезмәт вәкиле дә бал белән майда яшәми. Хезмәт хакы арта калса да, җиңел акча исен сизгәннәр ул гадәтләреннән арынырмы икән соң? Кесәләренә акча сала-сала, табибларны үзебез бозып бетердек, дип әйтүчеләр дә бар. Бозылмасыннар, акча салучыга да, буш кул белән килүчегә дә бер үк төрле мөнәсәбәт булсын. Хәзер медицинага җиңел генә баю нияте белән махсус ашкынучылар да юк түгелдер. Алай булмаса, табибның хезмәт хакы күпме булуын белә торып, ел саен биниһая абитуриентлар медицина уку йортларының ишек төпләрен таптамаслар иде.
Һәр табиб Гиппократ анты бирә, анда ул, һәр авыруга риясыз ярдәмемне күрсәтермен, ди. Антына тугры кала алмаганнарны эшләреннән азат итү, бәлки, медицина өлкәсен тәртипкә китерер.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: