16+

Грипп та килеп җитәр...

Көз җитте исә, салкын тидерүчеләрнең саны арта башлый. Шушы вакытта гриппка каршы әзерлек эшләре дә башлана. Авырудан саклануның нәтиҗәле чарасы исә - прививка кадату, ди табиблар. Вакцинация үткәрүнең иң яхшы вакыты сентябрь-ноябрь айлары санала. Быел Казанда барлыгы 325 мең кешегә гриппка каршы бушлай прививкалар ясаячаклар.

Бу турыда Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җиткерде. Аның сүзләре буенча, прививкаларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, өлкәннәргә, еш авыручыларга, белем бирү һәм медицина учреждениеләрендә эшләүчеләргә ясаячаклар. Ул шулай ук Казанда ел саен 300 меңгә якын кешегә прививка кадаганнарын да билгеләп үтте. Бу - барлык шәһәр халкының 23-25 проценты дигән сүз, дип җиткерә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading