16+

«Грузия хыялы» өметләрне аклармы?

Күптән түгел генә Грузиядә парламент сайлауларында «Грузия хыялы» партиясе, күпчелек тавыш җыеп, җиңүгә иреште. Саакашвили төп көндәшен - Бидзина Иванашвилины котлап, үзенең җиңелүен таныды һәм парламентны җитәкләргә тәкъдим ясады. Әмма илнең иң бай кешесе җитәкләгән бу партия җиңүгә ирешеп кенә Грузиянең тышкы һәм эчке сәясәте тиз арада кискен үзгәрерме? Иванашвили...

«Грузия хыялы» өметләрне аклармы?

Күптән түгел генә Грузиядә парламент сайлауларында «Грузия хыялы» партиясе, күпчелек тавыш җыеп, җиңүгә иреште. Саакашвили төп көндәшен - Бидзина Иванашвилины котлап, үзенең җиңелүен таныды һәм парламентны җитәкләргә тәкъдим ясады. Әмма илнең иң бай кешесе җитәкләгән бу партия җиңүгә ирешеп кенә Грузиянең тышкы һәм эчке сәясәте тиз арада кискен үзгәрерме? Иванашвили...

Ләкин М.Саакашвили үзе теләп Президентлыктан китмәячәк. Рәсми рәвештә, ул киләсе елның октябренә хәтле бу постны били ала. Ә Грузия Конституциясе Президент бик күп хокукларга ия булырлык итеп төзелгән. Яңа хөкүмәт белән килешеп булмаган очракта, Президент, ярты елдан парламентны таратып, сайлауларны яңабаштан уздыра ала. «Хыял»чыларга, Саакашвилины отставкага җибәрер өчен, парламенттагыларның 2/3 өлешен үз якларына аударырга кирәк. Бу очракта киләсе ел башында ук яңа Президент сайлаулары үтәчәк.
Хәлләрнең бу дәрәҗәгә барып җитүе ике як өчен дә файдага түгел. Алар бүген үзара килешү һәм министр портфельләрен бүлешү белән мәшгуль. «Грузия хыялы»нда Саакашвилиның дуслары, элеккеге тарафдарлары аз түгел, шулай булгач, килешә алырлар кебек. Нәтиҗәдә, сарык та исән, бүре дә тук кебегрәк килеп чыга. Бер елдан яңа Президент сайланган очракта да, Грузия элеккеге курстан аерылмаячак. Ул НАТОга керү теләгеннән баш тартмаячак. Саакашвили чорында тирә-күршеләр белән талашып-сугышып беткәннән соң, аңа НАТОга керү мөһим, чөнки аны башка берәү дә якламаячак. Үз вакытында аңа АКШның тагын бер марионеткасы - Ющенко җитәкчелек иткән Украина теләктәшлек белдергән иде, әмма хәзер «сало яратучылар» илендә башка Президент, үзгә сәясәт. Элек Саакашвили АКШка тәлинкә тотып йөрсә, бүген исә АКШның үз проблемалары да хәттин ашкан, аның Грузиядә «демократия» төзеп ятарга вакыты юк. «Грузия хыялы»ның җиңүе шулай ук АКШның бүген Грузиядә хакимлек иткән партиягә ярдәм итмәве нәтиҗәсе дә. Джордж Буш чорында неоконсерваторлар, бу илне үз мәнфәгатьләрендә файдаланып, аның территориясендә стратегик позицияләрен ныгытуга ирешсәләр, хакимлеккә демократлар килгәч, бу сәясәтне дәвам итәргә ашкынмадылар. Барак Обама тарафдарлары, Грузиягә һәрьяклап ярдәм итеп, Россия белән мөнәсәбәтләрен киеренке хәлгә җиткерергә теләмәде. Обама белән уртак тел тапмаган Саакашвили, Көньяк Осетия белән Абхазияне югалтканнан соң, хәрби көчләренең бер өлешен Әфганстанга җибәрде. Шул рәвешле, Американың яклавына һәм һәртөрле ярдәменә өмет итсә дә, бу барып чыкмады. АКШның үзен Әфганстаннан куган мәлдә, теге яки бу илдә илчеләрен үтергән көннәрдә аңарда Саакашвили кайгысы түгел иде.
Әлбәттә, Россиягә мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш - шулай буласын нәкъ менә Америка тели һәм бу ике як өчен дә уңайлы булачак. Кирәкле вакытта һәм тиешле урында Бидзина Иванашвилиның килеп чыгуы да АКШ файдасына. Бөтен нәрсәне үз кулына алып бетергән Саакашвили режимында тиз генә абруй казану, бернинди каршылыксыз диярлек сайлауларда җиңү, әгәр дә аңа шул ук Америка ярдәм итмәсә, Иванашвили кебек миллиардерның да хәленнән килерлек эш түгел иде. Юкка гынамыни Иванашвили иң беренче визитын Вашингтонга ясарга жыена?! Саакашвилиның китүе Американы тагын бер мәшәкатьтән - гомер бакый Россиядән зарланып, елап йөрүче Президенттан һәм аның чыгымнарыннан коткарачак. Ә Бидзина, билгеле булганча, миллиардер.
Узган гасырның туксанынчы елларында Грузиянең иң бай кешесе булган Б.Иванашвили ватандашлары арасында абруйны тиз казана. Ул хәйриячелек белән шөгыльләнә, авылдашларына ярдәм итүдән тыш, тулаем Грузияне күтәрү белән мәшгуль. Биналарны төзекләндерү, театрларны аякка бастыру, гыйбадәтханәләр төзүдә генә түгел, хәтта илдә барган реформаларда да актив катнаша. Чынлап торып көндәшлек тудырырлык шәхес барлыкка килгәнен аңышып алган Саакашавили миллиардерга каршы көрәш башлый. Иванашвилиның Грузия гражданлыгын бетереп кенә калмыйча, бүгенге хакимият аның бизнес эшчәнлегенә дә һәрьяклап аяк чалып тора. Саакашвили режимы Иванашвилины бөтенләй юк итәр иде дә, ләкин Грузиянең читтәге иганәчеләре (АКШ һәм Көнбатыш илләре) «Грузия хыялы» лидеры ягына чыкты.
Шулай итеп, АКШ, үз мәнфәгатен кайгыртып, гадәттәгечә, башкалар кулы белән эшләвен дәвам итә. Ә Грузия халкы «Грузия хыялы»на өмет баглый. Тик бу өметләр акланырмы - анысын киләчәк күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading