16+

Гүзәл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк!

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының быелгы дүртенче форумы шундый шигарь астында үтте. Чарага республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат килгән иде. Форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, бүген татар хатын-кызлары алдында торган...

Гүзәл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк!

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының быелгы дүртенче форумы шундый шигарь астында үтте. Чарага республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат килгән иде. Форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, бүген татар хатын-кызлары алдында торган...

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының быелгы дүртенче форумы шундый шигарь астында үтте. Чарага республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат килгән иде. Форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, бүген татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле.

- Туган телне саклау бөтен кискенлеге белән алдыбызга килеп басты. Мәгариф системасында туктаусыз барган реформалар әлеге мәсьәләне тагын да кискенләштерде. Бу өлкәдә беренче бурычыбыз - татар телендә укытуны саклап калу. Бигрәк тә республикадан читтә булган төбәкләрдә хәл тагын да катлаулы. Яшерен түгел, туган телдә укытуның кысыла баруын ата-аналарның татарча укытырга теләкләре булмаулары белән аңлаталар. Шуңа күрә беренче чиратта нәкъ менә ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Ә бу турыдан-туры хатын-кызлар оешмалары бурычы булып тора. Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, милли мәдәниятебезне саклау, милли киемнәребезне һәм ризыкларыбызны киңрәк кулланылышка кертү, матур йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне тормышыбызга кайтару - безнең алдыбызда торган иң мөһим бурычлар менә шулар, - дип сөйләде Кадрия Идрисова.



Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәләләрне хатын-кызлар оешмалары актив эшләгән очракта гына хәл итәргә мөмкин булачак. Аның өчен исә оешмалар һәр районда булырга тиеш. Шул ук вакытта ул Балтач, Азнакай һәм Башкортстандагы хатын-кызлар оешмаларының бик актив эшләүләрен билгеләп үтте. Балтачта бик зурлап Шәҗәрә бәйрәме оештырсалар, азнакайлылар юкка чыккан авыллар тарихын өйрәнәләр.

Бүгенге чарада делегатлар да, аерым алганда, Мәскәү шәһәренең "Зыялылар" клубы рәисе Нәзифә Кәримова, Башкортстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафина, Истанбулдагы Идел-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы һ.б. катнашып чыгыш ясады. Утырыш ахырында форумның йомгаклау резолюциясе кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та соңгы елларда хатын-кызлар хәрәкәтенең нык җанланып китүен, җиң сызганып эшкә керешүләрен ассызыклап үтте.

- Халыкның җанын саклаучы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, матбугат, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә һәм, әлбәттә, гаиләдә балаларны табып үстерүдә хатын-кызларны беркем дә алыштыра алмый. Мәктәпләрдә туган телдә укытуны кысуга, бердәм дәүләт имтиханы аркылы балаларыбызны туган телдән читләштерүгә без үзебезнең тырышлык һәм үҗәтлек белән җавап бирсәк, тел мәсьәләсендә һичшиксез нык тора алырбыз, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.



Пленар утырышта катнашкан Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика Президенты Рөстәм Миңнехановның форумга җыелган хатын-кызларга юлланган мөрәҗәгатен укыды. "Татарларның күркәм гадәтләреннән берсе - хатын-кызларга олы ихтирам күрсәтү, ананы тиешле биеклеккә күтәрү, чөнки гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, әхлак мәсьәләләрендә сезнең ролегез аеруча зур.

Тарихта тирән эз калдырган Сөембикә-ханбикә, мәгърифәтчелек өчен көрәшкән Мөхлисә Бубый, Сорбонналарга барып белем алган Сара Шакулова , бөек ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән Мәгубә Сыртланова һәм башка бик күп асыл затлар татар хатын-кызларының җәмгыятебездә нинди урын тотканын ачык күрсәтә. Сез бүген дә заман белән бергә атлыйсыз. Дөньякүләм глобальләштерү шартларында милли традицияләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрен чишүдә сезнең актив катнашуыгыз бик мөһим" диелә мөрәҗәгатьтә.

Форум дәвамында төрле төбәкләрдән килгән татар хатын-кызлар оешмалары рәисләре чыгышлары да тыңланды. Утырыш ахырында форумның йомгаклау резолюциясе кабул ителде.

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading