16+

Халык тотынса, каты тотына

Транспорт хәрәкәтен яхшырту максатында, башкалада «Бөкеләргә - юк!» дигән проект гамәлгә ашырыла.

Халык тотынса, каты тотына

Транспорт хәрәкәтен яхшырту максатында, башкалада «Бөкеләргә - юк!» дигән проект гамәлгә ашырыла.

Мэр Илсур Метшинның интернет-кабул итү адресына казанлылардан 388 тәкъдим кергән инде. Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитетында да 275-30-50 «кайнар элемтә» телефоны тәүлек дәвамында эшли. Комитет рәисе Айдар Абдулхаков әйткәнчә, халык шәһәр үзәгендәге урамнар юллары читләрендә калдырылган автомобильләрне, тукталышлардагы киоскларны алдыруны сорый. Кайбер кешеләр җәмәгать транспорты полосасын кабаттан гомумкулланышка кайтаруны тәкъдим итә. «Казанда көн саен 800 мең кеше җәмәгать транспортыннан файдалана. Автобус полосасы кирәк, аны бетерү дөрес булмаячак», - ди Айдар Абдулхаков. Казанда теркәлгән автотранспорт чаралары саны 287 мең берәмлек исәпләнә. Автопаркинглар әлегә җитешми. Хәер, шәһәр үзәгендәге сәүдә үзәкләренең паркингларына керү дә кагыйдәгә әверелмәгән әле бездә. Автомобильне кая туры килде, шунда калдырабыз. Ләкин артык иркенәймәү хәерле. Автоинспекция хезмәткәрләре шәһәр үзәгендәге урамнарда калдырылган, транспорт хәрәкәтенә аеруча комачаулык тудыручы автомобильләрне штраф мәйданчыгына алып китә башлады. 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында Казанда 11 урында юл-транспорт чишелеше төзелеше бара. Мэр Илсур Метшин әлеге төзелешләрне катгый күзәтчелектә тотарга, эш темпларын киметмәскә боерды. Аерым алганда, Җиңү проспекты белән Сахаров урамы киселешендәге күпердән «эш тәртибендә» транспорт хәрәкәте җибәрелсә дә, төзелеш тулысынча тәмамланмаган. Чистай урамы белән Әмирхан урамы киселешендәге юл-транспорт чишелешендә эстакада астыннан Әмирхан урамыннан «Миллениум» күперенә баручы полосаны - 1 ноябрьдә, ә «Миллениум» тарафыннан Ямашев проспектына таба юнәлешне 10 ноябрьдә ачу ниятләнелә. Ноябрь ахырларына «эш тәртибендә» күпернең үзеннән дә хәрәкәт җибәреләчәк.
Фикер һәм тәкъдимнәрне 275-30-50 телефоныннан тыш, kzn.ru/probki сайтына да юлларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading