16+

Халык Тукай янына җыелды

Кичә Яңа бистәдәге зиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукайга яңа кабер ташы куелды. 1958 елда куелганнан бирле аның яңартылганы юк иде. Бюстның скульпторы - Дмитрий Кузнецов. Кабер ташы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән эшләнде. Ясау өчен гранит ташлар Карелиядән һәм Һиндстаннан кайтарылды. Һәйкәлнең элекке формасын күздә тотып эшләгәннәр.

Халык Тукай янына җыелды

Кичә Яңа бистәдәге зиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукайга яңа кабер ташы куелды. 1958 елда куелганнан бирле аның яңартылганы юк иде. Бюстның скульпторы - Дмитрий Кузнецов. Кабер ташы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән эшләнде. Ясау өчен гранит ташлар Карелиядән һәм Һиндстаннан кайтарылды. Һәйкәлнең элекке формасын күздә тотып эшләгәннәр.

Тантанада мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов, язучылар, галимнәр һ.б. зыялылар катнашты. Айрат Миңнемулла улы быел Тукайның 125 еллыгында ниләр башкарылуын сөйләде. Илфак Мирза улы әлеге изге эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән өчен Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиевага һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәтен ирештерде. Язучы Рабит Батулла үзенең чыгышында болай дип белдерде: «Гадәттә, Тукайны - русның Пушкины, Исхакыйны - русның Толстойы, диләр. Мин бу чагыштыру белән һич килешмим. Алар чагыштыргысыз биеклекләр. Пушкин белән Толстой үзләренең мөстәкыйль илендә иҗат иткән. Тукай - тар бүлмәләрдә, ә Исхакый төрмә бәдрәфләрендә язган. Тукай белән Исхакый Пушкин белән Толстойдан да бөек каһарманнар. Без бөеклекне күрсәтә белмибез. Тукай турында фильмнар да төшерергә кирәк». Күренекле галим Азат Зыятдинов та борчылып сөйләде. «Без һаман: «Татар бетә», - дибез. Үз-үзебезне күтәрү белән шөгыльләнмибез. Салих Сәйдәшев музее коточкыч хәлдә. Һади Такташның бүгенге көндә һәйкәле юк». Илфак Мирза улы якын киләчәктә күренекле шагыйрьләр Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Шәүкәт Галиев, Рафаэль Мостафин кебек күренекле каләм ияләренең каберләренә таш куярга җыенуларын әйтте.
Биредә күренекле артистыбыз Әзһәр Шакиров та, ачынып, үз фикерләрен белдерде. «Бүген безнең өчен шундый матур көн. Ташы Тукайга лаек итеп эшләнгән. Килгән кунакларга да аны оялмыйча күрсәтергә була. Без үз даһиларыбызга һәйкәл куя алмасак, үзебезне беркайчан да күрсәтә алмаячакбыз. Килгән кеше беренче чиратта зиратларга игътибар итә. Аллага шөкер, мин хәзер күңел тынычлыгы белән яшим. Безнең бөтен даһиларга шушындый югарылыкта һәйкәлләр булсын иде. Моның өчен мин Мәдәният министрлыгына рәхмәтлемен».
Тантанада шулай ук Лена Шагыйрьҗан, Ренат Харис кебек күренекле шагыйрьләр дә чыгыш ясады.
Кабер ташының бәясе 1 миллион 400 мең сумга төште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading