Шәһри Казан

Ханбикә белән очрашу

Күптән түгел эш буенча миңа Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә булырга туры килде. Муром шәһәре ягыннан кергәндә, ул күпсанлы бер-ике катлы агач йортлары белән татар авылына охшап тора. Татар урамы буйлап тәрәзә йөзлекләре агачтан бизәкләп эшләнгән берсеннән-берсе матур өйләр тезелеп киткән. (Касыймда бүгенге көндә меңгә якын милләттәшебез гомер кичереп ята.) Үзәккә...

Юлда бераз талчыккан булуыбызга карамастан, без элеккеге хан мәчетенә урнашкан Касыйм татарларының этнография музеена керми кала алмадык. Әлеге манара Болгардагы кебек шомартылган ап-ак ташлардан төзелгән. Безне этнография музее җитәкчесе Татьяна Пронина ачык йөз белән каршы алды һәм бик мавыктыргыч итеп борынгы Касыйм шәһәре турында сөйләде.
Аңа 1152 елда Суздаль ханлыгының көньяк-көнчыгыш чикләрен саклар өчен кенәз Юрий Долгорукий нигез салган. XIV гасырда шәһәр монгол татарлары тарафыннан җимерелеп, яңадан торгызылган. Ә XV гасыр уртасында шәһәрне Мәскәү кенәзе Василий Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәтнең улы Казан солтаны Касыймга бүләк иткән. Касыйм ханлыгы әнә шулай барлыкка килгән. Касыйм үлгәннән соң, улы Данияр шәһәрне аның исеме белән атаган.
Касыйм ханлыгы үзенең төзелеше буенча башка татар ханлыкларыннан аерылмый диярлек. Аның тәхетендә мөселман милләтеннән булган хан яки солтан торган. Хан гаскәренең күпчелеген татарлар тәшкил иткән. Касыймлылар ислам динен тоткан. Хан сарае мәчет, морзаларның, һөнәрчеләр һәм хезмәтчеләрнең йортлары белән янәшә Татар бистәсендә - агач крепостьта урнашкан.
Касыйм ханлыгы белән 229 ел дәвамында 14 хан хакимлек иткән. Кайбер ханнар Рус дәүләте тарихында шактый тирән эз калдырган. Мәсәлән, Тимер Котлу нәселеннән чыккан Шаһгали хан Явыз Иванның Казанны алу походында да катнашкан. Рус патшасының әмерен үтәп, ул буйсынмас Сөембикә-ханбикәгә өйләнгән һәм аны Касыйм шәһәренә алып киткән. Яратмаган хатынын хан караңгы бүлмәдә бик астында яшәткән.
Менә без Шаһгали төзеткән каберлек - турыпочмаклык формасындагы зур булмаган таш корылма янында басып торабыз. Төрбә ишеге өстендәге таш плитәдә гарәпчә язулар шәйләнә. Галим В.Вельяминов-Зернов, сакланып калган кабер ташларын өйрәнгәннән соң, әлеге төрбәдә Шаһгали, аның яраткан хатыны Бүләк-шад һәм 6 туганы җирләнүен яза. Тугызынчы кабер ташы исә исемсез. Риваятьләргә караганда, тоткынлыктагы газапларга түзә алмыйча вафат булган Сөембикәнең исемен тарихтан сызып ташлау өчен, хан аның кабере ташына бернәрсә дә язмаска кушкан, имеш.
Экскурсоводны зур дулкынлану белән тыңладык. Менә ул безнең ханбикәбезнең кабере. Исемсез кабер ташы да, гасырлар да аны безнең хәтердән җуйдыра алмаган.
...Казанга кайткач, ханбикәнең кайчан вафат булуы, кайда җирләнүе белән кызыксынып, мәгълүматлар эзләдем. Профессор Урманчеев фикеренчә, ул, дөрестән дә, 1557 елда 38 яшендә вафат булып, Касыйм шәһәрендәге Шаһгали төрбәсендә җирләнгән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: