16+

Харовое күле янында матур парк булачак

«Харовое күле» экопаркын саклау буенча төбәк иҗтимагый фонды Казанда бер матур ял итү урыны булдыру теләге белән янып йөри. Инициатив төркем әгъзалары, Экопаркта балаларны агач сыннар - әкият геройлары, кошлар, хайваннар, гомумән, табигать белән таныштыру максатыннан, агач белән эшләү осталарын эзлиләр.

Харовое күле янында матур парк булачак

«Харовое күле» экопаркын саклау буенча төбәк иҗтимагый фонды Казанда бер матур ял итү урыны булдыру теләге белән янып йөри. Инициатив төркем әгъзалары, Экопаркта балаларны агач сыннар - әкият геройлары, кошлар, хайваннар, гомумән, табигать белән таныштыру максатыннан, агач белән эшләү осталарын эзлиләр.

«Харовое күле» экопаркын саклау буенча төбәк иҗтимагый фонды күлне саклау буенча инициатив төркем әгъзалары тарафыннан төзелгән. Фондның төп максаты - үзенчәлекле күл тирәсен төзекләндерү һәм анда муниципаль сквер булдыру. Моннан тыш, фонд күл биләмәсендә яшәүче сирәк очрый торган кошлар һәм имезүчеләрнең сакланышын тәэмин итүгә, күл тирәсендә шәһәр экопаркы булдыру, сулыкның флорасы һәм фаунасы торышын тикшереп тору өчен, экологик тикшеренүләр үткәрүгә юнәлдерелгән программалар эшләү һәм төрле чараларны гамәлгә ашыру белән дә шөгыльләнә. Экологлар, хәзерге көндә профессор Нәфисә Минһаҗева җитәкчелегендә, киләчәктә булачак Экопаркны проектлау эшләре белән мәшгуль. Шушы елның октябрь аенда Киров районы хакимияте бинасында проект белән беренче таныштыру да булып узды. Очрашуда Экопарк булдыруга якын-тирәдә яшәүче кешеләрдән дә, шәһәр хакимияте вәкилләреннән дә төрле тәкъдимнәр алынды. Җирле халык күл тирәсен чистартуга өлешен кертте. Нәни чыршылардан аллея булдырылды, яз көне тагын юкә агачлары утыртылачак. Экопаркка ярдәм фонды тарафыннан Харовое күле турында (http://ecopark-harovoe.ru/) сайт та барлыкка килде. Экопаркны булдыруга үз өлешләрен кертергә теләүчеләр өчен реквизитлар:
«Харовое күле» экопаркына ярдәм итүче ТР Төбәк иҗтимагый фонды
ИНН 1656046667 КПП165601001
ОГРН1131600005184
Р/с №40 703 810 2 000 2 000 0365 в АКБ «Ак Барс» банке БИК 049205805
к/с 30101810000000000805

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading