Шәһри Казан

Хәер сорашуга көн бетсә, хәерчелек бетәрме?!

Узган атнада шәһәр прокуратурасы, хәер сораучыларны административ җаваплылыкка тартырга, дигән тәкъдим белән чыкты. Урамнарының хәерчеләр белән тулган булуы күптәннән казанлыларның эчен пошыра һәм хокук саклаучыларны булдыксызлыкта гаепләргә сәбәп булып тора. Әмма полициянең кулында әлегәчә бу мәсьәләдә «коралланырлык» бернинди документ та юк. Чөнки канунда сукбайлык һәм хәерчелек өчен җавапка тартып булырдай...

Реклама

Әгәр сукбай машина юлына чыгып хәер сорашса, аны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен әле җавапка тартып була, ә тротуарда утыручы бетле хәерчедән нәрсә аласың?! Аның бу гамәле бит бөтенләй дә канун бозуга керми. Бу категориягә караучы кешеләрнең ни ите, ни сөте юк дигәндәй, алар хокук саклаучыларны аз кызыксындыра. Дөрес, шәһәрдә аларны барлау, ачыклау буенча даими рәвештә рейдлар булып тора торуын. Менә 2012 елның беренче ярты еллыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе Казанда хәерчеләр һәм төгәл яшәү урыны булмаучыларның (БОМЖ) 32 җыелу урыны һәм 90 сукбай барлыгын теркәгән. Шулар арасында бер коляскалы инвалид, ике балалы ана кеше, 70 караучысыз бала һәм 18 хәер сорашып йөрүче бар. Арада зур күпчелек - элеккеге союздаш республикалардан килгән мигрантлар. Полиция күп очракта бер генә документка да ия булмаган, ягъни формаль яктан бу ил гражданы булуын дәлилләве мөмкин түгел бәндәне бераз участок изоляторына ябып, тоткыннарның косасын китерүдән ары берни эшләтә алмый. Бәреп үтерергә кул күтәрелми, бушка да асрап ятасы килми дигәндәй... Нәтиҗәдә сукбай, үлемен үзе эзләп тапканчы, аяк астында күз көеге булып йөрү өчен кире урамга кайтарыла. Андый язмыштан Аллам сакласын!
Шәһәр прокуратурасы хәер сорашуга каршы көрәшә алсын өчен, ТРның Административ хокук бозулар буенча кодексына үзгәрешләр кертү турында документлар комплекты әзерләнгән. Бу башлангыч Казан шәһәре Думасының 7 нче сессиясендә каралган. Әлеге канун проекты җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнгән өчен 500 сум күләмендә штраф салуны яки биш тәүлеккә кадәр административ кулга алуны күздә тота. Казан прокуроры Илсур Нәфиев җиткерүенчә, әлеге документ Россиянең башка төбәкләрендәге тәҗрибәдән, беренче нәүбәттә, Мәскәү каласы тәҗрибәсеннән чыгып эшләнелгән. Анда исә, шундый санкцияләр кабул ителгәч, хәерчеләрнең «аякка чорналу» күренеше кимегән. «Хәер сорашу белән еш кына ярлылыктан түгел, ә мәкерле максаттан шөгыльләнәләр», - ди прокурор. Ә кайбер гражданнарыбыз бу «һөнәр» ияләрен бөтенләй дә: «Шактый төшемле бизнес белән шөгыльләнүче жуликлар челтәре», - дип атый.
Депутатлар, прокурорның тәкъдимен хуплап, канун чыгару буенча тәкъдимне ТР Дәүләт Советына адресларга карар кылган. Хәзер республика парламенты «ТР Кодексына административ хокук бозулар буенча үзгәрешләр кертү турында»гы канун проектын карарга тиеш. Мәсьәлә уңай хәл ителә калса, ТРның Административ хокук бозулар кодексында «Гражданнарга җәмәгать урыннарында бәйләнү, ягъни гражданинның башка гражданнарга карата, аларның ихтыярына каршы сату-алу, алыштыру яки башка юл белән нидер үзләштерү, шул исәптән багу яки сексуаль характердагы хезмәт күрсәтү, хәер сорау максатында, бәйләнчек гамәлләрдә чагылыш табучы иҗтимагый тәртипне бозуы 500 сум күләмендә административ штраф салыну яки биш тәүлеккә кулга алу карала» дип аталучы 3.14 нче маддә пәйда булуы ихтимал. Ә Универсиаданың инде борын төбендә торуы әлеге үзгәрешләрнең озак көттермәвенә гарантия булырга мөмкин. Бу тәкъдимгә этәргән төп сәбәп нәкъ шул Универсиада үзе булмаса әле.
Менә шулай, кайлардадыр ил белән хәерчелекне бетерү юлларын эзләсәләр, бездә исә хәерчеләр белән көрәш алып барырга ниятлиләр. Тик бетле хәерчедән ни аласың? Мондый кануннар гамәлгә керә башласа, урамда кеше белән сөйләшергә дә куркып торырсың, билләһи. Кем белә, бәлки син кешегә бәйләнеп маташасыңдыр! Минемчә, бу канун гамәлгә керсә дә, хәерчеләргә әллә ни зыян китерә алмас, чөнки аларның югалтыр нәрсәләре юк инде, ә менә «хокук саклаучылар» дип аталучыларның, гади гражданнарга карата бигүк хокукый булмаган гамәлләр кылып та, хаклы булып калу мөмкинлеге тагын да артачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: