16+

Хизбут-тәхрирче үтерелде

«Яшь гаилә зур җинаятьчелектә гаепләнә», - диелгән хәбәрне интернетта күргәч, эсселе-суыклы булып киттем.

Хизбут-тәхрирче үтерелде

«Яшь гаилә зур җинаятьчелектә гаепләнә», - диелгән хәбәрне интернетта күргәч, эсселе-суыклы булып киттем.

1973 елны Ташкент шәһәрендә туган Рөстәм Абдуллай улы Юсуповны һәм аның 1985 елда Түбән Кама шәһәрендә туып үскән хатыны Лениза Фикус кызын, интернетка эленгән фотоларына карап, һич җинаятьче дип әйтмәссең. Бигрәк тә яулык бөркәнгән Ленизаның гаеплелегенә күңел ышанып бетә алмады. Җанны бимазалаган: «Йа Хода! Ни гаепләре бар икән?» - дигән соравыма җавапны кичен телевизордан ишеттем: «Шартлаткыч матдәләр ясау һәм саклау, террорчылык актына әзерләнү» буенча гаепләп, җинаять эше ачканнар икән аларга. Юсуповның «Хизбут-тәхрир» дигән радикаль дини хәрәкәттән булуы һәм Үзбәкстанның ЭЭМ тарафыннан эзләнелүе дә ачыкланган.
Быел 10 гыйнвар төнендә «Биектау» районының полиция бүлегенә Мәмдәл авылындагы бер шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Урынга килгән янгын сүндерүче һәм полиция хезмәткәрләре утның шартлау нәтиҗәсендә чыгуын ачыклый. 64 яшьлек өй хуҗасы шартлауны хуҗалыкта куллану газы җыелу аркасында барлыкка килгән дип белдерә. Әмма таң аткач тикшерү үткәргәндә, өйдә электр чыбыклары тырпаеп торган майонез чиләге һәм дистанцион идарә итү җайланмасы беркетелгән тартмалар табыла. Тартманың берсе эшләп китеп, 41 яшьлек полиция саперының сул кулындагы бармакларын өзә. Тикшерү барышында бу өйдә 2009 елның мартыннан бирле пенсионерлар гаиләсе яшәгәне ачыклана. 7 гыйнварда уллары Рөстәм үз гаиләсе белән аларны күрергә кайта. 37 яшьлек ир, шартлау килеп чыгуга, МЧС һәм хокук саклаучылар килгәнен көтмичә, билгесез кеше машинасына утырып, гаиләсе белән авылдан чыгып кача.
«Алма кебек хатыны, бер-бер артлы үсеп килүче сабыйлары булган иргә ниемә кирәк булган икән ул шартлаткычлар? Эх, сорасыннар иде үзеннән башында нинди уйлар кайнаганын!» - дип уйланып йөргән арада, яңа хәбәр дә килеп иреште: үтергәннәр...
«Минем фикеремчә, җинаять эшләрен тикшерүче өлкән инспектор, полиция капитаны Земсков бердәнбер дөрес карар кабул иткән. Полиция хезмәткәре яки башка гражданнарның гомеренә куркыныч янаганда корал кулланачакбыз, дип элек тә әйткәнем булды, хәзер дә әйтәм», - диде ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, бу вакыйганы бәяләп. Аның сүзләренчә, җинаятьче шкафта качып тора. Земсков бүлмәгә кергәч, атылып чыгып, аңа пычак белән һөҗүм итә һәм берничә кат чәнчергә өлгерә. Нәтиҗәдә яралы полиция табель коралыннан ут ачарга мәҗбүр була. Вакыйга Казанның Химиклар урамындагы бер йорт фатирында барган. Оперативниклар шикле йортны ачыклап камаган була. Земсков рәтләнеп килә, Лениза тоткарланган, ә җинаять эшен һәм вакыйганың бар нечкәлекләрен тикшерү эшләре дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading