16+

«Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез»

Республика эшкуарлары Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны зур түземсезлек белән көтә. Кичә ул алар белән инде өченче мәртәбә күзгә-күз күреште.

«Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез»

Республика эшкуарлары Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны зур түземсезлек белән көтә. Кичә ул алар белән инде өченче мәртәбә күзгә-күз күреште.

Шуңа да карамастан, сораулар агылып кына тора. Очрашуга әзерләнгәндә эшкуарлардан 251 сорау кабул ителгән.

К ичә узган «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Татарстан Президенты каршында эшкуарлык буенча совет төзеләчәге турында хәбәр ителде. Рөстәм Миңнеханов аның форматы буенча тәкъдимнәр әзерләп бирергә кушты. Яңа структура эшкуарлар белән хакимиятнең барлык органнарын якынайтып җибәрү максатын күздә тота. Татарстан лидеры сүзләренчә, хакимят белән республика эшкуарлары арасындагы хезмәттәшлек буенча системалы эш дәвам итәчәк.
- Безгә әле күп нәрсәне үзгәртергә, багланышларны камилләштерергә кирәк. Иң мөһиме - үз тәкъдимнәрегезне, гаделсезлек очракларын җиткерә алырдай мәйданчык булырга тиеш, - диде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнехановка шәхси балалар бакчалары, фермерлык хуҗалыкларына кредит бирү, Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә велосипед юллары төзү, шәхси индустриаль паркларны үстерү, туризм өлкәсендәге хезмәт күрсәтүне яхшыртуга кагылышлы сораулар бирелде. Шулай ук күпчелек машина йөртүчеләргә тынгылык бирмәгән Казанның түләүле парковкалары турында да сүз кузгатылды. Эшкуарлар аларны кичке тугыздан иртәнге җидегә кадәр бушлай итүләрен сорады.
- Без мәгълүматны турыдан-туры кабул итәргә тиеш. Күпчелек сорауларны республика күләмендә түгел, федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Без кабул иткән мәгълүмат үзебез өчен дә бик мөһим, федераль үзәк белән эшләгәндә дә кирәк. Безнең системалы эш кинәт үк булмаса да, барыбер нәтиҗәсен бирәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул бизнес вәкилләре белән тәүге тапкыр 2014 елның маенда утырып сөйләшкән. «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты барышында эшкуарлар министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары белән очрашкан, барлыгы 1,5 мең эшмәкәр катнашкан.

- Эшкуарлар - урта катламны тәшкил итә торган нигез, алар үзләренә генә түгел, башкаларга да эш бирә. Ышандырып әйтәм: мин, хөкүмәт һәм муниципалитетлар, федераль структуралар, хәлебездән килгәнчә, сезгә бар нәрсәдә ярдәм итәчәкбез. Әмма шуны да аңлагыз, безнең дә мөмкинлекләр чикле. Соңгы елларда Татарстан федераль ресурс­ларны иң күп җәлеп итүче төбәкләр исәбендә. Үз бюджетыбыздан да ярдәм күрсәтәчәкбез, очрашачакбыз, эшләячәкбез, шул исәптән «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында. Эшкуарлык буенча советның нинди булырга тиешлеген һәм анда кемнәр керәчәген озакламый хәл итәрбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Максим Платонов фотосы

http://realnoevremya.ru/uploads/gallery/cb/a5/03b01d507ab8c05b.jpg




















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading