Бу көннәрдә Казанда "KAZANSUMMIT 2016 халыкара икътисади саммиты" уза.
Республикада быел сигезенче тапкыр уздырыла торган әлеге чара Ислам дөньясының меңнән артык вәкилен берләштерде. Форум катнашучылары дөньядагы "Хәләл" индустрия үсеше, Россия банк системасында ислам бизнесы, дөнья икътисадының яңа чынбарлыгы турында сөйләштеләр. Саммит кысаларында оештырылган пленар утырышларда, халыкара конференцияләрдә Россиядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең финанс индустриясе үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Болар турында тулырак әлеге язмада.
Хәләл - халыкара бренд
Саммитның ачылыш тантанасы Корън сүрәсе уку белән башланып китте. Аннары Россиянең хәләл индустрия лидерлары агробизнес, медицина һәм туризм өлкәсендә аеруча перспективалы саналган юнәлешләр турында фикер алышты. KAZANSUMMIT форумына Татарстан гына түгел, Россия җитәкчелеге дә зур өметләр баглый. Илдә "Хәләл" индустриясе көннән көн үсә. Россиядә 20 миллонлап мөселман яши. Соңгы ун елда хәләл стандартлары буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә, продукциягә сорау сизелерлек арткан. Мөселман булмаган кешеләр дә сыйфатын бәяләп, хәләлне сайлый башлаган.
- Бүген хәләл индустриясе тармагы әйләнеше 2 триллион доллар тәшкил итә. Хәләл продукция җитештерүгә мөселман булмаган илләр дә, әйтик, Бразилия, Австралия, Сингапур, Кытай, АКШ һәм башкалар зур әһәмият бирә,- дип искәртте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Сириядән Хәләл күзәтчелек буенча комитет әгъзасы Тәүфыйк Буты әйтүенчә, "хәләл" төшенчәсе өч пунктны үз эченә ала - дин, цивилизация, сәламәтлек. Сириядә, мәсәлән, әлеге өлкәгә сәламәтлек саклау, икътисад тармаклары да зур игътибар бирә икән. Хәер, бездә дә хәләл индустриясенә хакимият тарафыннан теләктәшлек күрсәтелә. Аеруча да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыгыннан башка күзаллап булмый аны. Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына күбрәк инвестициләр җәлеп итәргә кирәк дип саный.
- Бүген хәләл мөселманнар өчен генә түгел, башка милләт кешеләре өчен дә мөһим брендка әйләнеп бара. Хәләл - ул халыкара, милләтара бренд, сәламәт туклануга өйрәтү. Республикабызда хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнә торган 30дан артык предприятие исәпләнә. Татарстанның хәләл продукция җитештерү буенча мөмкинлекләре бик зур. Саммит исә хәләл индустриясе үсешенә йогынты ясамый калмас. Форум кысаларында гарәп илләреннән килгән дәрәҗәле лидерлар белән танышу, аларның безнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер булулары Татарстан җитештерүчеләренә товарларын зуррак масштабларга чыгарырга ярдәм итәчәк, - ди Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, республикада җитештерелгән бик аз товар гына читкә чыга. Әйтик, "Челны-Бройлер", "Племенной завод кролика" предприятиеләре, "Бәхетле" супермаркеты, "Рамай", "Залесный" фермерлык хуҗалыклары күпләргә таныш. Алар җитештергән хәләл продукция республика, тирә яктагы чит төбәк халкын тәэмин итәргә дә чак җитә. Шунысы да бар, безнең оешмалар сан артыннан кумыйлар, сыйфатка әһәмият бирәләр. Мәсәлән, күбесендә шәригать кануннары буенча, кошларны "бисмилла" әйтеп, бары тик кулдан суялар.
- Без кулланучыдан түгел, Алладан куркабыз, - ди "Рамай" фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре. 2016 елда үрдәк ите җитештерү күләмен елына 4 мең тоннага җиткерергә исәпли алар. Тиздән хәләл продукция җитештерүче оешмаларга чит илләргә дә юл ачылыр кебек. Ике айдан Татарстанда җитештерелгән кош итен фарсы култыгы илләренә чыгару нияте бар. Конференция кысаларында шулай ук "Татарстан Республикасында мөселман медицина хезмәтләре үсеше перспективалары", "Россия Федерациясендә хәләл туризм үсеше: үсеш нокталары һәм инвестицион потенциал" темаларына сессия утырышлары узды.
Саммитта Бөтендөнья Хәләл советы президенты, ерак Көньяк Африка иленнән килгән шәйх Зафер Наҗар да катнашты.
- Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитеты Бөтендөнья хәләл советының тулы хокуклы әгъзасы булып тора. Комитет тиешле таләпләргә тулысынча җавап бирә. Мондый конференцияләр гадәттә елына ике тапкыр уздырыла. Бөтен дөнья буенча "Хәләл" комитетлары җитәкчеләрен җыеп фикер алышу бик мөһим, 2050 нче елга җир йөзендә 73 процент халык хәләл продукция куллана башлар дигән фараз бар, - ди шәйх. Сүз уңаеннан, Зафер Наҗар Казанны бик ошаткан. Кол Шәриф мәчете, Кремль, азык- төлек министрлыгы бинасында булган. "Мәчеткә кергәч бөтен арыганым онытылды. Казанда үземне өйдә кебек хис иттем", - ди. Хәтта башкаладагы фатир бәяләре белән дә кызыксынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар