16+

«Хокукларын яклый белмәгәннәр миңа мөрәҗәгать итсеннәр»

Татарстанның атказанган энергетигы, Казан шәһәренең Йортлар берлеге комитеты рәисе Геннадий Сомов торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы буенча укучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.

«Хокукларын яклый белмәгәннәр миңа мөрәҗәгать итсеннәр»

Татарстанның атказанган энергетигы, Казан шәһәренең Йортлар берлеге комитеты рәисе Геннадий Сомов торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы буенча укучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Үзенең 43 ел гомерен энергетика өлкәсенә багышлаган, Татарстанның атказанган энергетигы, бүгенге көндә шәһәрнең Йортлар берлеге комитеты рәисе Геннадий Сомовны урамда бик тиз танып алалар. Торак-коммуналь хуҗалыгына караган идарәче компанияләр эшеннән канәгать булмыйча, үз хокукларын яклый белгән кешеләрнең берсе ул.

- Геннадий Михайлович, торак-коммуналь хуҗалыгындагы проблемалар һәркемне борчыса да, үз хокукларын яклап йөрергә азлар гына батырчылык итә. Сез бу проблемалар белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
- Пенсиядә үземне кирәксез кеше итеп сизәсем килмәде. Һәркайда җитешсезлекләр күзгә ташлана. Йортыбызның эчке ягындагы ишекләрнең, тәрәзәләрнең ватык булуы эчне пошыра башлады. Үз-үземә: «Әгәр мин тотынмасам, моны кем эшләсен?» - дидем дә торак-эксплуатация идарәсенә киттем. Алардан «акча юк» дигән җавап алгач, ул вакыттагы мэр Камил Исхаковка ике мәртәбә хат юлладым. Торак-эксплуатация идарәсе башлыгы алышынгач кына үз теләгемә ирештем. Шуннан соң үзебезнең генә түгел, башкаларның да проблемаларын хәл итәргә тырыша башладым.

- Сез атна саен халыкны кабул итеп, аларның аһ-зарларын тыңлыйсыз. Күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
- Халыкны бигрәк тә җылылык мәсьәләсе борчый. 1 октябрьгә кадәр без җылылык өчен Министрлар Кабинетының 770 нче карары нигезендә түләдек. Исәпләү кәгазендә (счет-фактура) кабат исәп-хисап ясалырга тиеш булуга карамастан, идарәче компанияләр аны үтәми. Һаман шул бер үк санны язып куялар. Берсеннән күреп икенчесе шуны ук эшли. 2009 елда «Энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм саклау» турында 261 нче федераль канун чык­кан иде. Анда «Бөтен идарәче компанияләргә 2012 елның 1 июленә кадәр йортка гомуми исәпләү җиһазы куярга» диелгән. Җылылыкны исәпли торган ул җиһазны 2007 елда ук куйдырдым. Шуның нәтиҗәсендә, безнең йортта яшәүчеләр, башкаларга караганда, ел саен 30 процентка азрак түли. Элек без җылылык өчен 900 сум түләсәк, хәзер 343 сумга гына калды. Идарәче компанияләр халыктан сентябрь аенда да, гыйнварда да бер үк сумма алалар. Бөтен йортларга да исәпләү җиһазлары куюны сорап, күптән түгел Президент Рөстәм Миңнехановка да хат яздым. Ул җиһаз 40 мең сум гына тора. Аны киләчәктә төзекләндерү өчен җыелган акча исәбенә дә куярга мөмкин, югыйсә. Шулай ук йортларны гомуми милек итүне сорадым, чөнки безнең һәркайсыбыз чит милек өчен түли.

- Төзекләндерү өчен дә һәркем түләп бара. Ә кайбер йортлар ул төзекләндерүне бик озак күрми. Ничә ел саен башкарылырга тиеш соң ул бу эш?
- Подъездларда биш елга бер мәртәбә төзекләндерү үткәрелсә, җиңелчә (косметик ремонт) төзекләндерү ел саен булырга тиеш. Ә инде капиталь төзекләндерү 25 елдан соң башкарыла.

- Исәпләү кәгазендә каты көнкүреш калдыклары (ТБО) өчен язылган суммадан канәгать булмаучылар да бар. Ул бәя күпме булырга тиеш?
- Бу тарифны каты көнкүреш калдыкларын ташучы билгеләргә тиеш. Исәпләп карасаң, һәр кешегә елына 110 сум чыга. Ә бездә шәһәр башкарма комитеты аны квадрат метрларга карап бүлә. Шуңа күрә 4-5 тапкыр артык түлибез. Бу хакта күпме генә язсам да, мәсьәләне хәл итеп булмый. Шәһәрдән утильләштерү өчен ничә миллион кубометр калдык чыгарылганын беркем белми.

- Быел җәй айларында исәпләү кәгазендәге ОДН өчен түләү бетерелә, дип сөендергәннәр иде, тик һаман бар.
- Ни кызганыч, аны бетермәделәр шул. Әгәр бер йортта электр энергиясе гомуми 10 мең киловатт тотылган икән, аның 8000 киловатын йортта яшәүчеләр файдаланган. Калган 2 мең киловатын барлык яшәүчеләргә бүләләр. Исәп­ләү җиһазы булганнарга ул азрак языла.

- Исәпләү кәгазьләрендә кеше саннарын арттырып язу очраклары да күзәтелә. Бу очракта нишли алалар?
- Аның өчен, торак эксплуатациясеннән вәкил чакыртып, яшәмәгән өчен акт яздырырга кирәк. Әгәр киләсе айда сумма тагын артып килә икән, ул очракта идарәче компания башлыгы исеменә, кабат исәпләүне үтенеп, хат язарга киңәш итәр идем.

- Авыл җирендә электр энергиясе өчен фәлән елгы бурычыгыз бар, дип артык түләү язу квитанцияләре китерәләр. Гәрчә почтальон һәр айны ут өчен акча җыеп барса да.
- Андый хәл булырга тиеш түгел. Энергетик буларак шуны әйтәм, мәсәлән, 2012 елгы бурычларны бүген халыктан алу дөрес түгел. Хокукларын яклый белмәгәннәр миңа мөрәҗәгать итсеннәр.

Фото: dobroe-an.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading