16+

“Хәрби билет сатам, кем ала?”

Интернет челтәрендә хәрби билет алырга "ярдәм итү" турында игълан барлыкка килгән. Хәтта,бәясе дә күрсәтелә -130 мең сум.

“Хәрби билет сатам, кем ала?”

Интернет челтәрендә хәрби билет алырга "ярдәм итү" турында игълан барлыкка килгән. Хәтта,бәясе дә күрсәтелә -130 мең сум.

Казан гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысолятин: "Бу факт эчке эшләр органнары белән берлектә тикшерә башланды", - дип аңлатма бирде кичә "Патриот" үзәгендә үткәрелгән "Ачык ишекләр көне" вакытында. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да: "Бер хатын улына хәрби билет ясату өчен шикле оешмага акча биргән. Улын армиягә алдылар, билет та юк, акча да юк. Шул хатынның соңыннан судлашып йөргәнлеге күпләргә мәгълүм", - диде.

- Армия генә чын хәрби билет бирә. Ата-аналар мондый игъланнарга алданмасыннар, улларына, киресенчә, гомерлек начарлык кына эшләп куюлары ихтимал.
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте бу сүзләрне.

Россиядә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр көзге чакырылыш кампаниясе бара. Хәрби комиссар сөйләгәнчә, республикадан дүрт меңнән артык ир-егет армия хезмәтенә җибәреләчәк. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы - бер ел. Быелгы көзге чакырылыштагы 35 егет, дини күзлектән чыгып, армия урынына альтернатив хезмәтне сайлаган. Андыйлар "гражданкада" ике ел хезмәт куя.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә армиягә китүчеләргә банк картасы һәм кәрәзле телефон бүләк ителә. Дәүләт чакырылыштагы гадәти хәрбиләргә ай саен ике мең сум, ятимнәргә өч мең сум акча күчерә. Телефоннан ай саен 30 минут бушлай сөйләшергә һәм ун SMS җибәрергә мөмкин.

- Солдатларның үзләренең ук файдасына телефоннар командирда саклана. Чөнки 40-50 кешелек төркемдә телефоныңны үзеңдә генә тота алмыйсың. Армиядә якшәмбе - ял көне, шушы көнне командир телефоннарны солдатларга тарата. Ата-аналар атна буе көне-төне шалтыратып, улым җавап бирми , дип борчуга калмасыннар. Улларыннан атнаның кайсы көнендә сөйләшергә булганлыгын сорап калсыннан һәм шул көнне шалтыратсыннар. Беренче атналарда хәлләрен белешү кирәк, аннары артык борчымасаң да ярый, - дип киңәш итте Сергей Погодин.
Андрей Сысолятин белән Сәрия Сабурская хәрби частьтә кыерсыту очрагы булса, бу хакта шунда ук урындагы хәрби прокуратурага хәбәр бирергә чакырдылар.

Ата-аналар "Патриот" республика җыелу үзәгендәге шартлар мәсьәләсендә дә борчылмасыннар. Хәрби комиссарның "Патриот" - Россиядә иң яхшысы, дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Биредә көнкүреш һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Туклану - өч мәртәбә. Армиягә чакырылган ирнең яки егетнең сумкасына савыт-саба тутырмагыз, болар алып керелми.
Белеп тор һәм кирәк очракта кичекмәстән хәбәр бир:

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының "кайнар элемтә" номеры: (843)221-60-06. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә шалтыратулар кабул итә.
Республика Хәрби комиссариатының тәүлек дәвамында гамәлдәге "кайнар элемтә" нең кыска номеры: 05216.
Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының "кайнар элемтә" номеры. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләр аралыгында хәбәрләшергә мөмкин.
Фото: topwar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading