16+

Хәтерлибез, горурланабыз, баш иябез

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлап, Петров паркында тантаналы митинг булды.

Хәтерлибез, горурланабыз, баш иябез

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлап, Петров паркында тантаналы митинг булды.

- Киров районыннан гына да фронтка 20 мең 328 кеше киткән. Без ил азатлыгы өчен яу кырында сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган буыннарны онытмыйбыз, сезнең алдыгызда баш иябез, - дип мөрәҗәгать итте митингка җыелган халыкка Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов. - Хәзер Киров районында 215 сугыш һәм 2536 тыл ветераны гомер кичерә. Узган ел 22 сугыш ветеранының фатирына бушлай ремонт ясалды. 160 сугыш ветеранына торак субсидиясе бирелде, 14 ветеран исә исемлектә тора. Ветераннарга исәнлек-саулык телим!
«Дары заводы» федераль казна предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниятов завод коллективының сугыш елларындагы тиңдәшсез хезмәтен хәтердә яңартты. Татарстан Хәрби комиссариатының Киров районы бүлеге комиссары Михаил Венедиктов әйткәнчә, сугышта Киров районыннан 17 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 3 мең кеше орденнар белән бүләкләнгән.
Яу кырында һәлак булганнар бер минут тынлык белән хәтергә алынды, һәйкәл-стеллага тере чәчәкләр куелды. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры артистлары, тимер юл транспорты техникумы һәм «Заречье» балалар өстәмә белем үзәге сәнгать коллективлары, республика артистлары ветераннарга багышлап концерт бирделәр. Сәхнәдә яңгыраган фронт җырларына ветераннар да кушылды. Яшь курсантлар аяз күккә ак күгәрченнәр очырды. Бер үк вакытта паркта балалар өчен төрле спорт бәйгеләре, конкурс-викториналар оештырылды. Кунаклар кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасын да тәмләп авыз итте.
Шушындый ук тирән эчтәлекле, матур бәйрәм Урицкий паркында Мәскәү районы ветераннары өчен дә үткәрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading