16+

Хуш киләсең, Рамазан!

Быел җәйнең иң кызу вакытларында Универсиада гына түгел, ураза да башлана. Бүгеннән мөселманнар өчен Рамазан ае үз вәкаләтләренә кереште. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтендә матбугат конференциясе җыеп, әлеге айда үткәрергә планлаштырган чаралар һәм ураза тоту мәсьәләсенә караган нечкәлекләр белән таныштырды.

Хуш киләсең, Рамазан!

Быел җәйнең иң кызу вакытларында Универсиада гына түгел, ураза да башлана. Бүгеннән мөселманнар өчен Рамазан ае үз вәкаләтләренә кереште. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәтендә матбугат конференциясе җыеп, әлеге айда үткәрергә планлаштырган чаралар һәм ураза тоту мәсьәләсенә караган нечкәлекләр белән таныштырды.

«Кайберәүләр: «Гарәп илләрендә унике сәгать кенә ураза тоталар, бездәге көн озынлыгы белән чагыштырганда, бу гадел түгел!» - дип әйтер.
Ә бит монда хикмәт бар: кыш көне бездә ураза унике сәгатьтән азрак иде, әмма берәү дә: «Гадел түгел!» - димәде. Шуңа күрә, җәен түзем булып, сабыр итә белергә кирәк, Аллаһ һәр авырлыктан соң җиңеллек бирә», - ди Камил хәзрәт.
Рамазан ае буена республикада төрле акцияләр үткәрү, социаль роликларны гамәлгә кертү, мәчетләрдә даими рәвештә ифтар мәҗлесләре оештыру каралган. Ә ай азагында күп кунаклар җыеп, зур бәйрәм уздырылачак. Коләхмәтов һәм Серов киселешендә урнашкан «Ярдәм» мәчете дә изге айда ачылачак дип көтелә. Әлеге мәчет комплексы Россиядә күрү сәләтеннән мәхрүм мөселманнар өчен тиңдәше булмаган уку-реабилитация үзәген үз эченә ала.
Быел Голамәләр шурасы зәкят түләү өчен нисабның күләме - 120 мең сум, ә фитра сәдакасының күләме - бодай оны хисабыннан - 50 сум, ә хөрмә һәм йөзем белән исәпләгәндә, 300 сум булырга тиеш дип тапкан. Ләкин сәдака күләме һәркемнең үз ихтыярында. Сәхәр вакыты кояш чыкканчы ике сәгать кала тәмамланырга тиеш, ә тәравих намазлары, кояш баеп сәгать ярым вакыт узгач башланачак, дип аңлатма бирде мөфти.
Казанда Универсиада үткәрелүен искәртеп, журналистлар төрле илләрдән килгән кунаклар арасындагы мөселманнар өчен җомга вәгазьләре укуны оештыру, хәләл тукландыру мәсьәләләрен дә күтәрде. Мөфти Универсиада кунаклары өчен «Кол Шәриф» яки «Мәрҗани» мәчетләрендә гарәп һәм инглиз телләрендә дә вәгазьләр сөйләп, намаз укытырга әзерләнүләрен, моның өчен югары белемле хәзрәтләр барлыгын җиткерде. Ә Универсиада авылында намаз уку өчен Диннәр үзәгендә бүлмә эшләве, анда инглиз телен яхшы белгән хәзрәт беркетелүе һәм хәләл ризык белән тукландыруның каралуы, шулай ук Казан мәчетләрендә мәдәни чаралар оештырылуы турында әйтте. «Борынгы мәчетләрнең, аеруча Иске Татар бистәсенең матураюына, төзекләндерелгән булуына күңел сөенә», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading