Шәһри Казан

«ХӘЗЕР БЕРӘҮ ДӘ КИТАП УКЫМЫЙ БИТ ИНДЕ»

Көзнең һәм кышның озын кичләре кемгә нәрсә белән ассоциацияләшәдер, минем күз алдына иң әүвәл китап килеп баса. Мәктәп китапханәсенекен «ашап» бетергәч, авыл клубы китапханәсендәгесен ташый башлый идек. Анда да китапханәче апаны тинтерәтеп бетерәбез әле: бусы кызыкмы, бусы нәрсә турында. Китапны кире китереп биргәндә инде күзләрне очкынландырып аның эчтәлеген сөйлибез...

Реклама

Дөнья кыйммәтләре үзгәрә бару, цивилизациянең кызу адымнары безнең тормышка да үз шәрехләрен өсти башлады шул. Шәһәр белән китап бер-берсенә каршы торган дошман белән бер - элегрәк ике кичтә укылып бетә торган китаплар хәзер атналарга сузыла, китапханәдән алсаң, аны кире илтеп биргәнче бер ай узып киткәнен сизмисең дә. Ә бит барыбер китапсыз тормышны күз алдына китереп булмый - телевизордагы тозлы-тозсыз ток-шоулар карап, «көчәнеп кара, бәлки, көләрсең» ише тапшыруларга берекми бит күңел - һаман төнге абажур яктысында китап кыштырдатасы килә. Повесть, романнар булсынмы ул, шигърият дисеңме...
Ә безнең эстрада җырчылары нинди китап укырга ярата икән соң? Тәгәрмәч өстендә барган тормышларында китап нинди урынны били? Шушы сорауларга, соңгы укыган китабыгыз нинди дигәнен дә өстәп, аларның номерларын җыям.
Азат Фазлыев:
- Китап? Кеше хәзер китап укыймыни ул? Шаяртам инде, вакыт тәтегәндә китап укырга тырышам мин. Соңгы укыганы «Җил авазы» дип атала иде, менә авторын гына хәтерләмим. Сәбәп табып әйтүем түгел - әмма китап укырга вакыт җитми. Гастрольләрдән кайтып та кергән юк бит.
Алия Исрафилова:
- Китап укырга үлеп яратам. Хәзер менә Марат Кәбировның «Бердәнбер һәм кабатланмас» дигән китабын укып ятам. Яңача итеп язарга тырышкан, мистика жанрындагы әсәр. Ирләрчә, русча әйткәндә, брутальный тел белән язылган китап. Миңа язу стиле буенча Гөлчәчәк Галиева иҗаты якынрак. Ә болай татар китабы, рус китабы дип аермыйм. Әмма соңгы арада татар әдәбиятын укыйм, телгә сусаганмын, күрәсең. Китапсыз тормышны күз алдыма да китерә алмыйм - китап китап инде ул.
Алинә Бәширова:
- Соңгы арада укыган китабым психология буенча иде. Китап исемнәре бик хәтердә калмый, ә болай, гомумән, укырга яратам. Жанрлардан фантастика ошамый.
Асаф Вәлиев, Татарстанның халык артисты:
- Китап укыган юк инде ул. Хәзер бит компьютер, интернет заманы, ә китап укып утырыр өчен вакыт кирәк. Күз дә арый, бөкрәеп утырасы да килми дигәндәй. Газета-журналларны карап барам үзе. Соңгы арада Вахит Имамовның «Сәет батыр»ын яңартып алган идем - тарих, фантастика, мистика яратам. Теге дөнья турында язылган әсәрләр ошый, кармалар кызыксындыра. Шигърияттән Фәнис Яруллинны яратып укыйм.
Бәширә Насыйрова, Татарстанның атказанган артисты:
- Китап укырга яратам. Әмма катастрофик рәвештә аларны табып алу мәсьәләсе кабыргага төртә. Булсын иде ул һәр районга бер китап кибете! Минем өйгә терәп куйсалар каршы булмас идем... Г.Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» - соңгы укыган китапларым исемлегендә. Нәбирә Гыйматдинованың соңгы өч томлыгындагы повесть-романнарын укып чыктым. Әлеге авторны бик яратам. Башкорт язучысы Ришат Камаловның «Озын тал» китабы да бик ошады. Вакытым юк, дигәнне мин аңламыйм. Мин вакытым тыгыз булганда да китапка вакыт табам.
Роза Әдиятуллина, «ТНВ»да «Аулак өй» тапшыруы алып баручысы:
- Укырга яратам. Мураками иҗаты ошый, Анна Гавальданың «Жду тебя» романын яраттым. Соңгы укыган китабым Марсель Бакировның «Татар фольклоры» китабы икән. Монысын эшем таләп итә инде...
Газинур Фарукшин:
- Юк, укымыйм. Укый башласам, аерыла алмыйм, шуңа тотынмыйм да. Газета-журналларны карап барам. Хәзер берәү дә китап укымый бит инде - заманы ул түгел.
Иркә:
- Татар китапларын карап барырга тырышам. Баумандагы татар китаплары кибетенә еш сугылам. Бер алганда бер кочак итеп китап алам. Аларның бик очсыз бәягә сатылулары гына ачуны чыгара. Бер диск бәясеннән дә очсыз алар - 50-60 тәңкә. Интернеттан укыган чаклар да була. Әмма миңа барыбер иң якыны - татар телендәге китап. Үз телең үз телең инде.
Ринат Рәхмәтуллин:
- Вакытым юк китап укырга. Мин әле менә хәзер дә юлда, Мәскәүдән кайтып киләм. Көн дә гастроль, көн дә - юл. Китапны аны шул буш вакыты булганнар, эшсезләр, өйдә ятканнар гына укый аладыр инде ул. Мин бик теләсәм дә, китаплык вакыт таба алмыйм. Җырлар язам - шулай булгач, мин китап язучылар исемлегенә керәмендер инде... (Көлә.)
Ләйсән Сөнәгатова:
- Элек китаплар укыштыра идем, хәзер аңа вакыт та, кызыксыну да юк. Хәзер бит инде - интернет, интернет, интернет. Үзеңне кызыксындырган темаңны да, авторыңны да аннан табып укып була. Аның өчен китап эзләп, аны актарып утырырга кирәкми.
Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты:
- Китап укырга бик яратсам да, соңгы арада аңа вакыт тәтеми. Иҗат кешесе булгач, баштанаяк иҗатка чумып яшәргә кирәк. Бөтен вакыт та, кызыксынулар да шуңа китеп бара. Ә эшем һәм иҗатым буенча миңа фольклор жанрында эшләргә туры килә. Шигъри поэмалар укыйм, шулар буенча концерт программалары әзерлибез. Х.Әюп, Р.Харис иҗатларына багышланган программаларыбыз булды. Шигъри асылташларыбызны сәхнәгә чыгарырга тырышабыз. Хәзер бит сәхнә түренә элек мәҗлесләрдә дә качып кына сөйләнгән анекдотлар чыга, ә безнең нәфис сүз сәнгатенә урын калмады. Аның анысы да китап укымау, милли сәнгать белән кызыксынмаудан киләдер инде. Бу мине бик борчый һәм ул юнәлештә күп еллар эш алып барырга тырышабыз. Халык нәфис сүздән, китаптан, матурлыктан читләшмәсен иде.
Филүс Каһиров:
- Укырга яратам яратуын, әмма аңа вакыт кысылганнан-кысыла бара. Татар әдәбиятына өстенлек бирәм.
Фәрит Фәйзрахманов:
- Соңгы укыган китабым поездда нефть турындагы китап булгандыр. Баналь, әмма вакыт юк.
Эльвира Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:
- Соңгы арада балаларның мәктәп дәреслекләрен укыйм... (рәхәтләнеп көлә). Балаларны мәктәптә укытканда үзеңә китап укырга вакыт калмый икән ул! Минекеләрнең берсенә - 9, икенчесенә - 8 яшь. Алар белән мәш килеп, китап укырга мөмкинлек чыкмый. Әле җәен диңгезгә барганда укырмын, дип бер мелодрама кыстырган идем, ул китапның бер бите дә ачылмыйча кире әйләнеп кайтты.
Ләйсән Гимаева:
- Мин Акунин китапларын яратам. Детектив жанры ошый. Китапсыз яшәп булмый.
Илмира Нәгыймова:
- Китап укырга яратмыйм. Минем аңа түземлелегем җитми. Иң рәхәте - шул әсәр буенча төшерелгән фильмны карау. Соңгы укыган китабым моннан бер ел элек булгандыр. Анысы да училищедагы программа буенча кушылган китап иде. Ул китапның исемен дә, авторын да хәтерләмим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: