Шәһри Казан

«Иң бәхетле төндә» бокал күтәргәндә...

Яңа ел бәйрәме турында халык телендә: «Аны ничек каршы алсаң, шулай озатырсың», - дигән хорафат йөри. Бу гыйбарәне чынга алсак, күбебез һәр елны имансыз сәрхуш, Аллаһка тиңдәшлек кылучы булып уздыруны кулай күрә. Менә кабат бөтен җиһан белән «Яңа ел»ны каршы алдык һәм безнең илдә күпләр 10 көнгә дөньясын онытты бугай....


Бәйрәм итәргә артык яратабыз шул без, тик бәйрәмнәребез генә кешечә түгел. Фәлән сум акча сарыф итеп кайсыларыбыз үсәргә дә өлгерми киселгән «урман чибәрләрен», кайсыбыз тагын да кыйбатракка ясалма чыршы алып кайтып түр башына утырта, аны уенчыклар белән бизи. Тышта XXI гасыр булуга карамастан, һаман потларга табынып яшәп яткан көнебез. Күрегез әле ул ишегалларында кукыраешып утырган Кыш бабай, Кар кызы, җәнлек-җанвар сыннарын! Сүз дә юк, матур, Иблис: «Адәм балаларын матурлык белән алдап, ләззәт чыганакларын кулланып юлдан яздырырмын», - дигән ди ич. Мәктәптә укыган елларда миңа да кардан сыннар әвәләргә туры килгәләде. Күпләрегез йөрәк җимешләре - сабыйларына: «Кыш бабаң бүләк итте!» - дип төрле тәм-том, уенчыклар да тоттыргандыр бу бәйрәмдә. Өлкән сыйныфларда укыганда үзем дә «Сакаллы бабай» образына кереп чыршы тирәли балалар әйләндерә идем. Дәүләтнең законлы бәйрәме булгач, кая бармак кирәк. Сабыйларның саф күңелләрен бала чактан ук матур ялган белән бозып, алдалауларны кабул итәргә өйрәтеп бетерәбез дә соңыннан шыр ялганнан гына торган җәмгыятебезне сүккән, тәнкыйтьләгән булып кыланабыз.
Алданасы килгәннәр алдана, ышанырга теләгән кеше Яңа ел төненең дә «могҗизаи» булуына ышана инде ул! Күпме генә чуклап-чәчәкләп сөйләнелсә дә, дөньяда иң күп гөнаһлар шушы төнне эшләнә. Диңгез булып хәмер аккан, өстәл тулы ризык исраф ителгән, аңа өстәп төнге 12гә кадәр дә, аннан соң да гадәти режимны бозып, ашказаннарын капчык урынына файдаланган бу төндә Аллаһы Тәгаләнең юлдан язган кавемебезне җир йөзеннән юк итмәвен һәм тәннәребезнең агуланмавын чыннан да могҗиза итеп кабул итәргә кирәктер. Тик, бу төндә иртәрәк ятып йоклыйсы урынга курантлар сукканын көтеп утырганбыз икән, димәк, җан инде агуланган, шаукымга кушылып аны саклап калырга онытканбыз. Хәмер эчеп потлар тирәли әйләнеп йөрүчеләрнең шатлыкларын бүлешкән өчен безгә Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте төшмәсә, без дә шулар рәтеннән саналмасак ярый инде. Бу төнне башка төннәргә караганда артыграк күккә чөябез шул. Юкса Гашура төннәре, Кадер кичәләрен шундый ук әзерлек белән көтеп алырга, төн буе йокламыйча, Ходайдан хәерле язмышлар сорап ялварырга тиешбез. Хәер, андый төннәр узган вакытта 10 көн түгел, хәтта бер көнлек тә ял каралмаган шул. Ялгыш календарьның кызыл битенә туры килмәсә, әлбәттә.
Иң аянычлысы, бәгъзе ата-ана шушы төндә «бүген ярый» дия-дия, үз куллары белән баласына хәмер салып бирергә дә тартынмый. Бусы бик күпләр имансызлыкка тәүге адымнарын «могҗизалы» Яңа ел төнендә ясый дигән сүз. Әле җитмәсә тыелган гамәлне үтәгәндә Аллаһы Тәгаләне искә төшерәләр. Шулай булмаса бер мәшһүр җырчыбызның репертуарындагы: «Иң бәхетле төндә бокал күтәргәндә, Ходаемнан сорыйм бер теләк!» - ише сүзләр җырланмас та иде эстрадабызда. Өстәвенә дәүләт тарафыннан билгеләнгән 10 көнлек ял үзе дә «башлаган эшне» аяк терәп дәвам иттерү өчен менә дигән форсат.
Дәүләт дигәннән, быел спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке продукциясенә акцизлар күтәрелде, РФ Президенты Дмитрий Медведев Яңа ел алдыннан гына шул төр продукт хисабына ил казнасын 18.4 миллиард сумга баетырга мөмкинлекләр бирә торган Указга кул куйды. Тик хәмер бәясе - 20, тәмәкенеке 10 процентка күтәрелсә дә, шулардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган зәгыйфь иманлы халыкның нәфесен тыеп була торган түгел.
P.S: Бу яллар шешә төбен бушатырга яратучылар өчен әйбәт форсат булган кебек, хәзрәтләребезгә дә халыкка якынаю, аны вәгазьләү, үз өсләрендә эшләү, гыйлемнәрен арттыру өчен менә дигән вакыт. Күпчелек кеше хәзер телевизор экраннарына ябышып, кадерле вакытын исраф итү белән мәшгуль. Ә дин эшлеклеләре бу каникулларны ничек файдалана икән? Сорашып карыйк әле!
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, ТРның баш казые:
- Миңа җәйге каникулы да, кышкы каникулы да барыбер. Ашка чакырсалар - ашка барам, никах укытырга дәшсәләр - никах укыйм. Елның башка вакытында узган көнемнән бернинди дә аерма күрмим.
Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ, «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы:
- Ел буе эш бик тыгыз булды, шуңа күрә каникулларда ял итәргә, туганнар белән күрешергә, балалар белән бераз уйнарга, алар белән төрле чараларда катнашырга җыенам. Аннан соң үзең белән шөгыльләнергә дә вакыт җитми бит. Безгә, дин әһелләренә, бигрәк тә рухи якны үстерү, Коръән, китаплар укырга, төрле фәннәрне өйрәнергә кирәк. Буш вакытны тиккә уздыру ул бернинди дә ял түгел, мин ялны актив булырга тиеш дип уйлыйм. Каникул көннәре тиз үтеп китә, шуңа күрә мөмкин кадәр файдалырак, һәрбер сәгатьнең кадерен белеп үткәрергә тырышам.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: