16+

Җиңү көне котлы булсын!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мондый юллар бар: «Кансыз һәм мәкерле дошманны җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстанның җиде йөз меңнән артык улы һәм кызы кулларына корал алып газиз Ватанны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен сугышка...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мондый юллар бар:
«Кансыз һәм мәкерле дошманны җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстанның җиде йөз меңнән артык улы һәм кызы кулларына корал алып газиз Ватанны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен сугышка китте. Аларның яртысы диярлек туган җиренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күп кыю якташларыбызның батырлыклары хәтеребездән мәңге җуелмас.
Сугыш авырлыкларын һәм сынауларын без бердәм халык, бердәм ил булып кичердек. Сугыш чоры буынының барлык уй-фикерләре һәм гамәлләре бер максатка юнәлдерелгән иде - бирешмәскә, исән калырга, җиңәргә. Бөек Җиңү каһарманнары үз илләрен, Европаны һәм бөтен планетаны нацистлар коллыгыннан азат итеп үзләренең тарихи миссияләрен лаеклы үтәде.
Еллар үткән саен, без ул героик чордан ерагая барабыз. Уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, барыбызга да мәгълүм «Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмый!» дигән шигарьне игелекле гамәлләр белән нигезләү.»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading