Шәһри Казан

Иң күп укучылар – Татарстанда

Инде 18 нче ел рәттән июльнең икенче якшәмбесендә Россиядәге почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге матур бәйрәм белән аларны «Шәһри Казан» редакциясе дә тәбрикли. Ни дисәк тә, быел безнең дә абунәчеләр саны шактый артты бит!

«Татарстан почтасы» почта элемтәсе федераль идарәсенең (ПЭФИ) коммерция эшчәнлеге буенча директор урынбасары Светлана Гришина җиткерүенчә, «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Молодежь Татарстана», «Звезда Поволжья» һ.б. газеталар - икенче яртыеллыкка язылу кампаниясенең лидерлары. «Икенче яртыеллыкка газета-журналларның гомуми тиражы 1 миллион 655 мең данәне тәшкил итте. Россия өлкәләре арасында иң күп укучы халык - һәрвакыттагыча безнең республикада», - дип җиткерде ул «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта.
Тик өстә билгеләнеп үткән лидер басмаларның тиражларын үстерүдә почта хезмәткәрләренең өлеше зур булуына ничектер шикләнебрәк карыйм. Соңгы елларда тираж үстерү почта хезмәткәренеке түгел, ә редакция хезмәткәрләренең төп эшенә әверелеп бара сыман. Бу уңайдан Светлана ханымга: «Авыл җирлекләрендә оклад алып эшләүче почта хезмәткәрләре күбрәк ярты елга бер генә мәртәбә өйгә килүче биш сумлык брошюралар хисабына план үтәү белән мавыкмыймы?» - дигән сорау да бирдем. «Аларга кыйбат бәяле газета-журналлар яздыру отышлырак, чөнки язылу чорында алар кесәсенә шушы үзләре яздырган суммадан өлеш чыга бит. Юк бәяле басмалар яздырып йөриләр икән, юк акчага гына эшләячәкләр», - диде ул. Әмма авыл җирлекләрендәге кайбер почта хезмәткәрләренә оклад акчасы түләнсә - шул җитә, бармакны-бармакка сугарга да иренәләр сыман. Аның каравы «Татарстан почтасы» җитәкчеләре газета укучыларның төп өлеше авылларда яшәүче өлкән буын кешеләре булуын ассызыклый. Басмаларның интернет версияләре барлыкка килү сәбәпле, шәһәр халкы кәгазьдәге мәгълүмат чарасын азрак алдыра башлаган икән. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә почта хезмәткәрләре акчаны оклад белән түгел, ә хезмәт бүленешенә карап ала. Журналистлар арасында: «Хәзер почта хезмәткәрләре атнага берничә сан килүче басмаларны җыеп, берьюлы гына таратуны кулай күрәләр», - дип, моң-зарлары белән дә бүлешүчеләр табылды. «Һәр очрак буенча үзебез тикшерү үткәрәчәкбез. 221-18-99 кайнар линиясенә шалтыратыгыз!» - диде «Татарстан почтасы» ПЭФИ директорының җитештерү эшчәнлеге буенча урынбасары Резеда Сабирова, аларга җавап итеп.
Шулай... Минем әбием дә 18 ел буе яңгыр-бураннарда, авыл буйлап кар, саз ерып, кул бармаклары киселеп беткәнче, өйдән өйгә хат өләшеп, иңенә бармак калынлыгы журналлар тулган капчык асып, 30-40 сумлык акча хисабына эшләп йөргән. Әлеге көнне бәйрәм итәргә аның кебекләр күпкә лаеграк сыман!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: