16+

Иң матур чәчәк – Бездә

Россиянең 85 төбәгендә дә агач, куак яисә чәчәк сайлау акциясе үтәчәк.

Иң матур чәчәк – Бездә

Россиянең 85 төбәгендә дә агач, куак яисә чәчәк сайлау акциясе үтәчәк.

Илнең барлык 85 төбәгендә дә «Россия аллеясы» илкүләм акциясенә әзерлек эшләре башланды. Әлеге чараны РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра.
Россиянең барлык субъектларында да тавыш бирү ысулы белән әлеге төбәкләрне символлаштыра торган үсемлекләр сайланачак. 1 июльдә http://ruspriroda.ru рәсми сайтында илкүләм тавыш бирү башланачак, аның барышында, россиялеләр үз төбәкләренең яшел символларын сайлый ала. Алар сыйфатында төрле үсемлек булырга мөмкин: әлеге төбәк белән бәйләнешле һәм аның халкы өчен аеруча зур мәгънәгә ия агачлар, куаклык яисә чәчәкләр.
Тавыш бирү 31 августка кадәр дәвам итәчәк, ә көзен үсемлек-символлар Россиянең беренче аллеясына утыртылачак, ул исә Кырым җирендә каралган.
Акция илнең бердәмлеген арттыру, төрле төбәкләрдә яшәүче ватандашларның элемтәсен ныгыту, экология тәрбиясен формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалауга юнәлтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading