16+

Иң матур, иң мөкатдәс еллар...

Бер ай элек кенә күпләр, зур тырышлык куеп (бәлкем, алай да түгелдер), студент булу бәхетенә иреште. Ә икенче берәүләр, тагын бер кат кереп карау нияте белән, әлеге «бәхет»не киләсе елга кадәр «чигереп» тора. Өченчеләр исә, үзләренең уңышсызлыгына төкереп, бер-бер җиргә эшкә урнашуны, армиягә китүне йә булмаса тормышка чыгып, бала багуны...

Иң матур, иң мөкатдәс еллар...

Бер ай элек кенә күпләр, зур тырышлык куеп (бәлкем, алай да түгелдер), студент булу бәхетенә иреште. Ә икенче берәүләр, тагын бер кат кереп карау нияте белән, әлеге «бәхет»не киләсе елга кадәр «чигереп» тора. Өченчеләр исә, үзләренең уңышсызлыгына төкереп, бер-бер җиргә эшкә урнашуны, армиягә китүне йә булмаса тормышка чыгып, бала багуны...

Бер ай элек кенә күпләр, зур тырышлык куеп (бәлкем, алай да түгелдер), студент булу бәхетенә иреште. Ә икенче берәүләр, тагын бер кат кереп карау нияте белән, әлеге «бәхет»не киләсе елга кадәр «чигереп» тора. Өченчеләр исә, үзләренең уңышсызлыгына төкереп, бер-бер җиргә эшкә урнашуны, армиягә китүне йә булмаса тормышка чыгып, бала багуны өстен күрә. Шул рәвешле алар мәңге чынга ашмас студент елларына, югары белемле белгеч исеменә һәм үзләренең киләчәктәге карьера үсешенә нокта куялар. Ә инде уку йортына кабул ителгәннәрне иң матур, иң мөкатдәс еллар көтә. Әлбәттә, монысын бирсәм, икенче семестрда укыйм инде, дияргә мәҗбүр иткән ялыктыргыч имтиханнарны исәпкә алмаганда. Мәсәлән, әлеге чор безнең өчен Ачы авылындагы (ул вакытта Ильич исемендәге колхоз дип йөртелде, ә җитәкчесе - ипле, миһербанлы шәхес Мансур Минзариф улы Газизов иде) ындыр табагында эшләүдән башланды. Университетка керү шатлыгын кичерергә дә өлгермәдек, безне август башыннан ук авылга эшкә җибәрделәр. Күрше авыл Ачыга кайтасын белгән булсам, «развод»ка барып та йөрмәгән булыр идем. Төркемдәшләрем белән Кокушкинодагы Ульянов-Ленин музеена тукталып, янә күршеләргә - Ачыга кайтырга туры килде. Колхозларның хәлле чагы иде әле. Биредә безне - биш егет һәм егермеләп кызны бик теләп кабул иттеләр. Төрле кирәк-ярак та, торак та булды. Иң мөһиме - эш тә бар. Китте танышу, бер-береңне барлау... Яңа җир, яңа коллектив. Университеттан җибәрелгән җитәкчебез дә ипле, студентлар иминлеге өчен җанын-тәнен бирергә әзер кеше булып чыкты. Бер көн үтте, ике көн... Өченче көндә дә иминлек. Эшлибез, ял итәбез, тәмле ашаталар, кем әйтмешли, ашау - байдан, үлем - Ходайдан... Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә... авыл егетләре белән безнең арада «разборка» булып алды. «Кызлар өчендер инде», - дияр кайберәүләр. Һич юк. Көндезен тамак ялгаганнан соң, егетләребезнең берсе (миннән кала, барысы да кала егетләре иде) авылның җайсызлыгыннан зарланып алган иде. «Местныйлар»га шул сүз җитә калган. Кич булганны көткәннәр. Кызлар торагы янында үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаганнан соң кайтып ятарга өлгермәдек, авыл егетләре, градусы шактый югары булган җирле эчемлек күтәреп, «солых» төзергә килеп тә җиткәннәр. Янәсе, эшне зурга җибәрмик. Дуслык мөнәсәбәтләре кадерлерәк, иртәнге дүрт белән биш арасы булса да, егетләр белән чәкештерергә туры килде. Мөнәсәбәтләрдәге кытыршылык бу иртәдә «юылып» кына калмады, чынлыкта исә дуслыкка да әйләнде. Калган көннәрне без имин-тотрыклы үткәрдек. Эшләвен дә начар эшләмәдек. Хезмәтебезгә дә яхшы түләделәр, уч тутырып акча алдык. Иң аянычы шул: күрше авыл егетләре белән ике арада булган вакыйганы мәрхүм әтиемә җиткерүче «озын телләр» дә табылды. Билгеле инде, колакны бормаса да, әтидән шактый эләкте үземә. Ни генә булмасын, әти-әни һәрчак бала өчен борчыла шул...
Әйе, ул чакта сират күпередәй сессияләр дә, студентларның иң күңелле мәҗлесе - «экватор»да диплом яклау һәм билгеләп үтү мәшәкатьләре - барысы да алда иде әле... Арча районының Байкал авылына бәрәңге чүпләргә баруларны әйткән дә юк инде. Анысы аерым тарих, аерым язма...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading