16+

Җиңү проспектында транспорт хәрәкәте чикләнде

Казанның Идел буе районында Җиңү проспекты белән Р.Зорге урамы киселешендәге юл-транспорт чишелешен быелның дүртенче кварталына төзеп бетерү бурычы тора.

Җиңү проспектында транспорт хәрәкәте чикләнде

Казанның Идел буе районында Җиңү проспекты белән Р.Зорге урамы киселешендәге юл-транспорт чишелешен быелның дүртенче кварталына төзеп бетерү бурычы тора.

Җиңү проспектының һәм Р.Зорге урамының төзелеш мәйданы тирәсендәге өлешләрендә әлегә транспорт хәрәкәте тулысынча ябылды. Бу - инженерлык челтәрләрен күчерүгә, Җиңү проспекты аша җир асты юл кичүе төзелешенә бәйле вакытлы чара. 25 июньнән Җиңү проспекты буенча Сафиуллин урамыннан Сыртланова урамына кадәрге араны хәрәкәт өчен ачу ниятләнелә. Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе урынбасары Евгений Попов аңлатма биргәнчә, җәмәгать транспорты Ю.Фучик, Сыртланова, Сафиуллин һәм Гарифьянов урамнары буенча урап йөри. 12 нче троллейбус Ак.Глушко урамыннан Р.Зорге урамындагы «Җиңү проспекты» тукталышына (Идел буе районы базары) кадәр арада хәрәкәт итә. Р.Зорге урамы буенча яңа күпердән һәм борылыш эстакадаларыннан транспорт хәрәкәтен тулысынча ачу исә 21 августка планлаштырылган.
Юл-транспорт чишелешенең генераль подрядчысы - «Стройхимсервис», ә субподрядчысы - «12 нче күпер төзелеше» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре. Төзелеш корылмасы: төп күпердән, Сафиуллин һәм Сыртланова урамнары турысындагы борылыш эстакадаларыннан, Р.Зорге урамы аша җәяүлеләр өчен җир өсте, ә Җиңү проспекты аша җир асты юл кичүләреннән гыйбарәт.
Мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә: «Күп урыннарда юл төзелешләре бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы юлларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 4 миллиард сум акча бирде. Моның өчен аңа зур рәхмәт! Транспорт-юл хәрәкәтендәге кыенлыклар өчен казанлылардан һәм кунаклардан кат-кат гафу үтенәбез. Әмма юллар төземичә булмый», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading