16+

Җиңү проспектындагы законсыз базар сүтелде

«Җиңү проспекты» метро станциясенә юнәлгән шәһәр халкының һәр эш иртәсе базар палаткалары бөкеләндергән кысырык юл буенча, эреткән көнне пычрагына чумып, суыкта бозлавыгында шуып бару белән башлана иде. Җитмәсә болай да «кәҗә» сукмагын тизрәк ерып чыгарга тырышканны күрә торып, метрога барып җиткәнче коридор булып тезелгән базар халкы, үзенең товарын мактап, алырга...

«Җиңү проспекты» метро станциясенә юнәлгән шәһәр халкының һәр эш иртәсе базар палаткалары бөкеләндергән кысырык юл буенча, эреткән көнне пычрагына чумып, суыкта бозлавыгында шуып бару белән башлана иде. Җитмәсә болай да «кәҗә» сукмагын тизрәк ерып чыгарга тырышканны күрә торып, метрога барып җиткәнче коридор булып тезелгән базар халкы, үзенең товарын мактап, алырга кыстап ачуны кабарта. Биредәге кар һәм боздан чистартылмаган сукмакта егылып имгәнүчеләр дә аз булмагандыр. Идел буе районы администрациясенең әлеге урындагы законсыз базарны сүтеп алырга карар кылуына әллә инде шул имгәнүләр, әллә мэрның кисәтүе сәбәпче булган.
Былтыр Җиңү проспекты базарының төп мәйданын бушатып йорт сала башлаганнар иде. Шул сәбәпле базар сатучылары юл өстенә күчеп утырырга мәҗбүр булды. Тик базар кешеләргә комачау итәргә тиеш түгел. Шөкер, кичә метрога агылучы халык иркен сулыш алды. Законсыз төзелгән базар палаткалары сүтелде, аяк астындагы чүп-чар чистартылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading