16+

Җиңүче 50 мең сумга ия булачак

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Президент Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Салават» җыр театры «Татар моңы» конкурсын 2008 елдан бирле үткәреп килә. Моңа хәтле анда 30 яшькә хәтле булган егетләр һәм кызлар катнашса, быел 35 яшьлекләр дә сайлап алынган. Быел, жюри рәисе Салават Фәтхетдинов...

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Президент Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Салават» җыр театры «Татар моңы» конкурсын 2008 елдан бирле үткәреп килә. Моңа хәтле анда 30 яшькә хәтле булган егетләр һәм кызлар катнашса, быел 35 яшьлекләр дә сайлап алынган. Быел, жюри рәисе Салават Фәтхетдинов авыру сәбәпле, аны Фердинанд Сәлахов алыштырды. Жюри Россия һәм чит төбәкләрдән 300гә якын кешене сайлап алган. «Татар моңы»ның икенче һәм өченче турлары 8-9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының урынбасары Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, «Татар моңы» 20 октябрьдән зәңгәр экраннар аша күрсәтелә башлый.
Мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова белдергәнчә, конкурста беренче урынны яулаучы 50 мең сум акчалата бүләккә ия булачак.
Быелгы конкурста гаилә парлары да бар. Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Фердинанд Сәлахов: «Моңлы кеше ул - җыр сүзләрен күңеле аша үткәрә белүче кеше. Моң ияләрен сакларга кирәк», - дип бик дөрес әйтте. Шунысын әйтергә кирәк, биредә журналистлар белән татарча гына аралаштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading