16+

Җиңүчене йөрәк сайлаячак

Башланды! Көз көне болай дип күп вакыйгалар уңаеннан әйтеп була, билгеле. Тик сәнгать белән кызыксынучыларга, бигрәк тә кино яратучыларга бу юлы сүзнең ни турында барганлыгын аңлатып торырга кирәкми. Көз белән бергә, Казанга «кино башкаласы» исеме дә кайтты. Кичә шәһәребездә IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале старт алды.

Җиңүчене йөрәк сайлаячак

Башланды! Көз көне болай дип күп вакыйгалар уңаеннан әйтеп була, билгеле. Тик сәнгать белән кызыксынучыларга, бигрәк тә кино яратучыларга бу юлы сүзнең ни турында барганлыгын аңлатып торырга кирәкми. Көз белән бергә, Казанга «кино башкаласы» исеме дә кайтты. Кичә шәһәребездә IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале старт алды.

«Чит илдәге сәфәремнән кайтканда самолетта газета-журналларны караштырган идем. Бер басманы ачсам - минем сурәт һәм безнең кинофестиваль турындагы язма. Чараның дөнья күләмендә танылу алуы турында сөйли бу», - Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, фестивальнең президенты Равил хәзрәт Гайнетдин ачылышка багышланган матбугат очрашуында сүзен шулай дип башлады. Бәйгенең максаты елдагыча - милләтләрнең, диннәрнең һәм гореф-гадәтләрнең үзара бәйләнешен, дуслыгын күрсәтү. Кабул ителгән 450 картинадан югарыда аталган сыйфатларга туры килердәй 50се сайлап алынган. Иң күп эшләрне тәкъдим итүче илләр арасында Россия (79), Иран (79), Төркия (21), Франция (20) һәм Һиндстан (11) бар. Жюри рәисе Карен Шахназаровның әйтүенчә, җиңүчеләрне сайлаганда профессиональ таләпләрнең үтәлеше дә, фильмның фестиваль идеясенә туры килү-килмәве дә игътибарга алыначак. «Киноны фәкать йөрәк белән генә карарга мөмкин. Һәм җиңүчене дә йөрәк белән сайлаячакбыз», - дип белдерде танылган режиссер.
Рәсми ачылыш тантанасы кич белән генә булса да, кино казаны кичә иртәдән үк кайный башлады. Фестивальнең беренче көнендә Татарстанның яшь кинематографистларының конкурска керми калган картиналарын күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, быелгы конкурс программасына Татарстаннан 6 фильм үтте. Аларның дүртесе - мультфильм, берсе - документаль, берсе кыска метражлы уен фильмы. Узган ел, хәтерләсәгез, «Эт» дип аталган (режиссеры Фәрит Дәүләтшин) тулы метражлы уен фильмы бар иде. Ул җиңүчеләр исемлегенә кермәде керүен, шулай да Татарстанны тәкъдим итүе белән сөендергән иде. Кызганыч ки, үзендә халыкара чараны кабул итүче Татарстан быел андый күчтәнәчләр белән сөендерми. Татарстан режиссерлары Әнвәр Габдрахманов, Алексей Барыкин һәм Николай Морозов әлеге вазгыятьтә финанс мәсьәләсен гаепле итеп калдырдылар. Әмма алар республикабыздагы кино сәнгате гомумән алганда үсеш кичерә дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading