16+

Идән астына су керә

Cоңгы атнада бик күпләргә суга манчылырга туры килде. Татарстан буенча 396 йорт, шуларда яшәүче 813 кеше кар эрү, язгы ташу галәмәтеннән зыян күрде. Казанда да кар эреп, өй яны мәйданнарына су җыелды. Яңгыр суларын агызучы канализация люклары, су агу юллары тыгылу сәбәпле, төрле урыннарда күлләр хасил булды, кайбер йорт хуҗаларының...

Торак пунктларны су басу сәбәпле зыян күрүчеләрне коткарыр өчен, 106 кеше, 45 данә техника һәм 21 суда йөзү җайланмасы, шул исәптән РФнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 48 кеше, 16 данә техника һәм 6 суда хәрәкәтләнү җайланмасы эшкә җигелгән.
Һава торышы фаразлары көннәр алга таба үтә җылы булачагын белдерә. Шуңа күрә, ТР буенча су басу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр алга таба да дәвам итәргә мөмкин. Бу нисбәттән, республикада барлык оештыру чаралары да күрелә.
Синоптикларның әйтүенчә, Казан тирәсендә Идел суы күтәрелү бер атнадан булачак. Казан буенча гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов белдергәнчә, башкалабыз бүген бары 30 процентка гына яңгыр суларын агызучы коелар белән тәэмин ителгән. «Күпчелек су басуларның сәбәбе - яңгыр суларын агызырга тиешле рәшәткәле коеларның эшләмәве һәм дренаж канауларының тыгылуы», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading