16+

Җиңел килгән акча җан тынычлыгын кимерә

Бушлай сыр - капкында гына, ди халык мәкале. Тычкан сырны бер ашап китәргә мөмкин, ләкин икенчесендә һичшиксез капкынга кысылып үләчәк.

Җиңел килгән акча җан тынычлыгын кимерә

Бушлай сыр - капкында гына, ди халык мәкале. Тычкан сырны бер ашап китәргә мөмкин, ләкин икенчесендә һичшиксез капкынга кысылып үләчәк.

Бер ир әледән-әле бурычка акча сорап тора иде миннән, таныш кеше булгач, аны‑моны уйламыйсың, бирәсең. Бактың исә, ул Казандагы шактый оешмаларда эшләүчеләрдән дә акча җыеп, муеннан бурычка баткан икән. Алай гына да түгел, комарлы уеннарга һәвәсләнеп китеп, машинасыннан, фатирыннан колак какканлыгы мәгълүм булды. Үзен генә түгел, ахыр чиккәчә һични сизенмәгән хатынын, берсеннән-берсе кечкенә ике баласын чын мәгънәсендә урамда калдырды.
Россиядә 244нче федераль закон нигезендә 2009 елның 1 июленнән башлап, комарлы уеннар оештыру тыела. Мондый эшчәнлек Алтай, Приморье, Краснодар крайларында һәм Калининград өлкәсендә генә рөхсәт ителә. Әлеге исемлеккә Кырым да кертеләчәк. Комарлы уеннар тыелган, тик законны бозучылар - ансат байлык хакына кешеләрнең язмышларын җимерүчеләр Татарстанда да җитәрлек. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин әйткәнчә, 1746 кеше административ җавапка тартылган, аларга 7 миллион 497 мең 800 сум штраф салынган. Чаллы шәһәрендә оешкан төркем Чаллы проспектындагы йортта комарлы уеннар оештырган. Гыйнвар аеның берничә көнендә генә дә алар 1 миллион 500 мең сум керем җыйганнар.
- Узган ел комарлы уеннар оештырганы өчен бер кеше тоткарланды. Ул 15 миллион сумнан артык табыш алган, тик суд тарафыннан аңарга нибары 300 мең сум штраф салынды. Законсыз рәвештә комарлы уеннар оештыручылар мондый җиңел җәза белән котылырга тиеш түгел. Без закон матдәләрен кырысландыру буенча Дәүләт Советына үз тәкъдимнәребезне керттек, алар аны Россия Дәүләт Думасына юллый, менә шундый озак әйләнеш, - диде Ринат Акчурин.
Быел гына да яшертен заллардан 34 меңнән артык уен автоматларын Казандагы һәм Чаллыдагы махсус амбарларга илтеп ыргытканнар. Полиция хезмәткәрләре монысына да сөенә.
Россиядә «Лотереяләр турында» гы 416нчы федераль закон нигезендә 2014 елның 1 июленнән башлап, төбәк дәүләт лотереяләрен, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган лотереяләрне, стимуллаштыру лотереяләрен оештыру-үткәрү тыела. Отыш чыккан лотерея билетларына экспертиза үткәрергә, отышны түләү яки тапшыру гамәлләре генә рөхсәт ителә. Кайда үткәрелүләренә карап, дәүләт һәм халыкара лотереяләр генә законлы санала.
- «Народный контроль» электрон адресы аша быел гына да 41 хәбәр алдык, - диде Ринат Акчурин. Комарлы уеннар үткәрелүче яшертен урыннар турында 0‑52 телефоны аша исем-фамилияңне әйтмичә дә сөйләп бирергә була.

Рамил Гарифуллин, психология фәннәре кандидаты:
- Комарлы уеннар ул - алкоголь, наркотик кебек бәйлелек.Уен шаукымына иң беренче булып сәрхуш, наркоман, тәмәке тартучы кеше бирелә. Ата‑ана үз баласына, туганнар үз туганнарына, җитәкчеләр үз хезмәткәрләренә күз‑колак булырга тиеш. Бу ниндидер кырыс контроль дигән сүз түгел. Кеше һаман саен бурычка акча сорана башлый икән, бу шик тудырырга тиеш. Комарлы уеннарда катнашучы кешегә нинди генә ялганнар белән сораса да, әнисе дә, әтисе дә, туганнары һәм хезмәттәшләре дә акча бирмәсен. Андый юлга баскан кеше җәмгыятьтә үзенә урын булмаячагын тойсын, җәмәгатьчелек кызганса, нәтиҗә юк.
Комарлы уеннар оештырган кешенең, судтан соң, эшкуарлык белән шөгыльләнү, банклардан кредитлар алу хокукы булмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading