16+

Ихтималлык теориясе – АКШ йә таркала, йә юк

АКШта президент сайлаулары үтүгә, берничә штат аерылып чыгарга теләк белдергән иде. Әүвәл алты штат телгә алынса, соңрак аларның саны унбишкә җитте. Әлегә гражданнар сугышы кабынып китү, бербөтен һәм мәңге бүленмәс булып тоелган дәүләтнең юкка чыгу куркынычы юк, әмма уйланырлык җирлек бар. Сайлауларда халыкның күпчелеге Ромни яклы булса да, коллегияләр тавышы...

Ихтималлык теориясе – АКШ йә таркала, йә юк

АКШта президент сайлаулары үтүгә, берничә штат аерылып чыгарга теләк белдергән иде. Әүвәл алты штат телгә алынса, соңрак аларның саны унбишкә җитте. Әлегә гражданнар сугышы кабынып китү, бербөтен һәм мәңге бүленмәс булып тоелган дәүләтнең юкка чыгу куркынычы юк, әмма уйланырлык җирлек бар. Сайлауларда халыкның күпчелеге Ромни яклы булса да, коллегияләр тавышы...

АКШта президент сайлаулары үтүгә, берничә штат аерылып чыгарга теләк белдергән иде. Әүвәл алты штат телгә алынса, соңрак аларның саны унбишкә җитте. Әлегә гражданнар сугышы кабынып китү, бербөтен һәм мәңге бүленмәс булып тоелган дәүләтнең юкка чыгу куркынычы юк, әмма уйланырлык җирлек бар. Сайлауларда халыкның күпчелеге Ромни яклы булса да, коллегияләр тавышы нәтиҗәсендә Обама җиңеп чыкты. Икенче төрле әйткәндә, америкалылар Ромни яклы, ә президентлыкка Обама сайлана. Гади америкалыларның игътибарын башка тарафка юнәлтү өчен, Вашингтон төрле юлларга барачак - үз дигәнеңә ирешү өчен һәрбер алым кулай, моның өчен АКШ дөньякүләм янгын чыгарудан да тартынып тормаячак. Халыкның фикерен көч кулланып бетереп булмаячак, шунлыктан хәйләләргә туры киләчәк. Гомер бакый бу дәүләт, проблемаларны үз җиреннән читкәрәк җибәреп, башкалар исәбенә үз мәнфәгатен уйлап эш итә.
Үткәннәрнең тәҗрибәсе
Элек-электән АКШ турында көчле һәм искитмәле уңышлы дәүләт дип уйларга күнегелгән. Әмма соңгы 50 елда нәкъ менә шушы дәүләт ике тапкыр таркала язып кала, беренче тапкыр бу Вьетнам белән сугыштан соң булса, икенче юлы Рейган хакимлек иткән чорда. Ул чакта СССРдан көчлерәк булган АКШның игътисади хәле, киресенчә, көчсезләнә һәм Горбачев бу каршы торудан баш тартмаган булса, Америкада бүген ыгы-зыгы булыр иде. Җиңүче исеме АКШны таркатмый кала һәм ул көньяк-көнчыгыш Европа базарын үз кулына алуга ирешә. Президентлыкка Клинтон килгәч, бу өлкәдә үсеш югары дәрәҗәгә менә. Әмма 2000 еллар башындагы яңа сугышлар, яңа җирләргә омтылуы АКШны кабат элеккеге проблемаларга кайтара башлый һәм бүгенге вазгыять шуларның нәтиҗәсе.
Ике яклы сәясәт
Штатларның аерылып чыгарга теләве АКШның нинди авырлыклар белән очрашуын чагылдыра. Беренчедән, бу дәүләтнең үз эчендәге төрле кланнарның үзара көрәш алып бару нәтиҗәсе буларак, аның икътисади проблемалары аз түгел. Штатларның бүленеп чыгуга имза җыюда аларның өлеше юктыр дип кистереп кенә берәү дә әйтә алмый, әмма бу да ниндидер басым ясау өчен өстәмә рычаг була ала.
Икенче бер проблема - Обаманың ике яклы сәясәт алып баруы. Ул беренче чиратта аз керемлеләрнең ихтыяҗын кайгыртырга тырыша. Белгечләр фикеренчә, Обама АКШның «иң сул» президентларының берсе. Әмма мондый «сул» президент та Американың басып алу дулкыныннан читтә кала алмады. Обама ил эчендә социаль тигезлекне якларга тырыша, ә тышкы сәясәттә башкаларга АКШ ихтыярын көчләп тагарга маташа. Шушы икеяклылык нәтиҗәсендә, америкалыларның күпчелеге аңа каршы тавыш бирә.
АКШ стратегиясе
Американың дөнья стратегиясенең бер юлы - Кытай белән көрәш. Көннән-көн куәтләнә баручы бу дәүләтне җиңү аның хәленнән килә торган эш түгел. Моның өчен аңа ислам дәүләтләре белән уртак тел табарга һәм аларны Кытайга каршы борырга кирәк. Ә аңа хәтле әле Израиль белән мөнәсәбәтләрне ачыклап бетерәсе бар - Израильне үз урынына утырта алганда, ислам дәүләтләренең АКШка йөз белән борылачагын чамалавы кыен түгел.
Америка разведкасының дәүләт җитәкчелегенә күптән түгел ясаган докладында, 2030 елда палестинлылар үз дәүләтләрен торгызачак, диелә.
Разведка фаразлавынча, Америка гаскәрләренең Әфганстан белән Гыйрактан чыгарылуы АКШның Израильне якламавын аңлатачак. Ә бу, үз чиратында мөселман илләренең АКШка карата мөнәсәбәтен үзгәртүгә китерәчәк. Әлеге докладны белгечләр президент сайлауларына хәтле әзерләп бетергән, әмма аны сайлаулардан соң гына халыкка җиткергәннәр.
Танылган Британия тарихчысы А.Тойнби 1967 елда ук бу хакта үз фикерен белдергән: «Беркемгә таныш булмаган җәмгыять. Чит җирдә кечкенә дәүләт... Башкалар аны чит күрә, Израиль озак яшәмәячәк».
Берәүләр Израильне 2030 елда таркала дип белдерсә, икенчеләре моны тагын да иртәрәк булыр дип уйлый. Израиль таркалып бетәрме-юкмы һәм бу АКШны таркатмыйча саклап калырга ярдәм итәрме - монысын инде киләчәк күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading