16+

Икътисади программаларны кыскартмый гына Татарстан кризисны җиңеп чыгачак

Татарстан лидеры массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

Икътисади программаларны кыскартмый гына Татарстан кризисны җиңеп чыгачак

Татарстан лидеры массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның махсус хәбәрчеләре белән очрашты. Очрашуны "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәкчесе Айрат Зарипов алып барды.

1,5 сәгатькә сузылган очрашу барышында журналистлар Татарстан лидерына төрле өлкәләргә караган сораулар яудырдылар. Журналистларны күбесенчә илдәге кризис, республиканың икътисади хәленә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гомуми продукция һәм сәнәгать тармагындагы җитештерү безнең республикада 1 процентны тәшкил итә. Әмма безнең төп бурыч - Татарстанда бу күрсәткечне елына 4-6 процентка җиткерү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Социаль икътисади программаларны кыскартмыйча гына кризисны җиңеп чыгарга кирәк", дип тә искәртте Татарстан лидеры. Шулай ук Татарстан алга таба да үзен көндәлек кирәкле төп продуктлар белән тәэмин итә алачагына да басым ясалды, алай гына да түгел, республикада чит ил, федераль инвестицияләре җәлеп ителгән яңа җитештерү тармаклары ачу нияте дә бар. Очрашу барышында яңгыраган башка сорауларга җавапларны, әлеге чара турында тулырак репортажны газетабызның иртәгә чыгачак санында укый алырсыз. Баш мөхәррирләрнең Татарстан лидеры белән очрашуын бүген "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында 19.00 сәгатьтә эфирга чыгачак тапшыруда да күрергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading