16+

Илсур Метшин: "Ел ничек кенә катлаулы булмасын, Татарстан Президенты, Хөкүмәте бер генә программаны да туктатмады"

Бүген шәһәр ратушасында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясендә "2016 елга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты" кабул ителде. Киләсе ел бюджеты 19 миллиард 315 миллион 974 мең сум күләмендә.

Илсур Метшин: "Ел ничек кенә катлаулы булмасын, Татарстан Президенты, Хөкүмәте бер генә программаны да туктатмады"

Бүген шәһәр ратушасында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының III сессиясендә "2016 елга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты" кабул ителде. Киләсе ел бюджеты 19 миллиард 315 миллион 974 мең сум күләмендә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов чыгышында әйтелгәнчә, башкаланың быелгы эчке тулаем продукты узган елгыдан 4 процентка, ә инвестицияләр кертеме 14 процентка кимрәк булачак. Санкцияләр шактый тискәре йогынты ясаган. Нәтиҗәдә, кайбер предприятиеләрнең җитештерү күләмнәре кимегән. Хезмәт яшендәге халыкны массакүләм эштән җибәрүгә юл куелмаячак. Казанда быелның ноябренә рәсми рәвештә теркәлгән 4мең 365 кеше эшсез санала. Шул ук вакытта башкалада 15 мең ваканция бар. Казанда хәзер халык саны- бер миллион 270 мең. Шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 33 мең 270 сум. Әлеге күрсәткеч алдагы ике елда 35-39 мең сум тәшкил итәр дип фаразланыла.

Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәфигуллин Казанның 2016 елга бюджетын тәкъдим итте. Киләсе ел бюджеты 19 миллиард 315 миллион 974 мең сум күләмнәрендә. Муниципаль берәмлекләрнең бюджеты хәзер бер елга һәм дефицитсыз исәпләнелә. Димәк, чыгыннар шул ук чикләрдә. Бюджетның 58,2 проценты - мәгарифкә һәм мәгарифне үстерүгә. Тышкы төзекләндерүгә 10,8 проценты каралган. Акчага әйләндерсәк, паркларны һәм скверларны яңартуга 80 миллион сум юнәлтү ниятләнелә. Казан урамнарын су басулардан коткару ягъни барлык гидротехник корылмаларны тулысынча яңартып чыгу өчен дүрт миллиард сумнан артык финанс чыганаклары кирәк. Казан казнасында әлегә мондый акчалар юк. Бистәләрдә юллар төзелеше һәм урамнарны яктырту чаралары дәвам иттереләчәк. Киләсе елда бистәләрдә полициянең участок инспекторлары өчен тагын алты йорт сафка бастырылачак. Бюджет хисабыннан эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киләсе елда җиде процентка арттыру ниятләнелә. Депутатлар Казанның 2016 елга бюджетын раслады.

Казан мэры Илсур Метшин киләсе ел бюджетының социаль эчтәлекле булуын игътибарга алды.
- Ел катлаулы булса да, республика Президенты, Татарстан хөкүмәте программаларны туктатмадылар, - диде Илсур Метшин, - болар: бистәләргә, юлларны һәм ишегалларын төзекләндерүгә, балалар бакчалары төзүгә, торак йортларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлауга кагылышлы программалар. Киләсе ел бюджеты шактый кырыс. Акчаны сакчыл тоту шартларында бюджет кабул итәбез, аякны юрганга карап сузарга туры киләчәк. Заманнар гади генә түгел. Алла безгә бюджетта кабул ителгән һәм халык инде гадәтләнгән социаль йөкләмәләрне киметмәскә ярдәм итсен.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең контракт вакыты киләсе елның 24 гыйнварында тәмамлана. Бу вазифага конкурс 21 гыйнварда узачак.

Депутатлар шәһәр тормышына кагылышлы башка мәсьәләләрне дә карадылар.

Дамир Бәдриев һәм Марат Мугинов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading