16+

Илсур Метшин: «Казан 9 майга балкып торырга тиеш»

Узган ел superjob.ru порталы үткәргән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен сораштыру йомгаклары буенча, Казан юллары илдәге эре шәһәрләр арасында иң югары бәя алган иде.

Илсур Метшин: «Казан 9 майга балкып торырга тиеш»

Узган ел superjob.ru порталы үткәргән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен сораштыру йомгаклары буенча, Казан юллары илдәге эре шәһәрләр арасында иң югары бәя алган иде.

Татарстан башкаласында 2011-2013 елларда гына да 120 километр юл капиталь төзекләндерелде, 12 транспорт чишелеше һәм җәяүлеләр өчен 44 кичү сафка бастырылды. Ләкин бу әле шәһәрдәге юллар мәсьәләсе тулысынча чишелде дигән сүз түгел. «Быел 800 мең квадрат метр юл өслеген төзекләндерү бурычы куелды. Шәһәр карамагындагы бистәләрдәге 92 урамга вак таш түшәләчәк. 220 йорт яны һәм 25 квартал эче юллары тәртипкә китереләчәк», - диде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Юлларны киң колачта төзү-төзекләндерү эшләре апрель ахырында башланачак.
Бу көннәрдә төп игътибар шәһәрне санитар чистартуга юнәлтелгән. Игорь Куляжев әйткәнчә, әлеге чараларда көн саен 1 меңнән артык кеше катнаша, 100дән артык техника файдаланыла. Яшел зонада 87 урында рөхсәтсез чүплек табылган, аларны бетерү чаралары күрелә. Административ техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов: «Казанда 157 урында төзелеш эшләре бара, 59 төзелеш мәйданчыгында бер атна элек йөк машиналары тәгәрмәчләрен юдыру механизмы юк иде. Хәзер әлеге таләпкә «Свей», «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе һәм «Фон-Ривьера» гына битараф калды», - дип хәбәр итте.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйльманов аңлатма биргәнчә, чисталык кагыйдәләрен үтәмәүче юридик затлар 500 мең сум штрафка тартылырга, ә пычрак машиналары штраф мәйданчыгына урнаштырылырга мөмкин.
Шушы сөйләшүләргә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: «Башкала юлларын төзекләндерүгә 500 миллион, бистә юлларына 200 миллион сум акча биргәне өчен, Татарстан Президентына рәхмәт! Казан 9 майга - Җиңү көненә балкып торырга тиеш. Санитар чистарту чараларына, 26 апрельдә узачак өмәгә студентлар, мәктәп укучылары да актив чыксын иде. Үзең җыештырган урынны башка вакытта да чүпләттерәсе, ваттырасы килми бит ул», - дип әйтеп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading