16+

Илсур Метшин: «Казан әзерлек һәм оештыру ягыннан унбер шәһәр арасында чемпион булырга тиеш»

Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының төркем этабындагы дүрт уены 16, 20, 24 һәм 27 июньнәрдә Казанда "Казан-Арена" стадионында узачак. Татарстан башкаласы әле 30 июньдә һәм 6 июльдә финал кысаларындагы тагын ике уенны кабул итәчәк.

Илсур Метшин: «Казан әзерлек һәм оештыру ягыннан унбер шәһәр арасында чемпион булырга тиеш»

Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының төркем этабындагы дүрт уены 16, 20, 24 һәм 27 июньнәрдә Казанда "Казан-Арена" стадионында узачак. Татарстан башкаласы әле 30 июньдә һәм 6 июльдә финал кысаларындагы тагын ике уенны кабул итәчәк.

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров бу хәбәрне бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә җиткерде. Футбол чемпионатының аерым уеннары Мәскәү, Санкт-Питербург, Казан, Калининград, Түбән Новгород, Самара, Вологда, Саранск, Ростов, Сочи , Екатеринбург шәһәрләрендә үткәреләчәк.
Зур спорт вакыйгасының шаукымы башланды инде. Казанның "Теннис академиясе" сараенда быелның 26 ноябрендә киләсе елда булачак Конфедерация кубогына жирәбә салыначак. 2017 елның 17 июненнән 2 июльгә кадәр барачак финал уеннарында Россия, Германия, Австралия, Чили, Мексика җыелма командаларының катнашачагы билгеле инде. Европадан, Океаниядән һәм Африкадан тагын өч команда киләсе елның февраль урталарына континент турнирларыннан соң мәгълүм булачак. Конфедерация кубогына дүрт уен, шул исәптән 2017 елның 24 июнендә Россия җыелма командасы катнашындагы очрашу Казанда уздырылачак.

- Футбол чемпионаты барган көннәрдә "Казан-Арена" стадионы янәшәсендәге Гаврилов урамында 700 җиңел автомобиль һәм 150 автобус өчен вакытлы паркинг әзерләнелә. Спортчылар һәм оештыручылар өчен кунакханәләрдә, шулай ук Универсиада авылында 7642 урын булдырыла. Футбол турнирына алынган билет белән уен көнендә җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге тудырылачак. Билет җитмәү сәбәпле, стадионга керә алмаган тамашачылар өчен "Казан" гаилә үзәге янәшәсендәге мәйданда "Җанатарлар фестивале" оештырылачак. Футбол чемпионатының финал уеннары онлайн режимда зур экраннан күрсәтеләчәк. Волонтерлар туплау белән Идел буе дәүләт физкультура академиясе шөгыльләнә, - диде Азат Кадыйров.

2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узачак уеннарына әзерләнүгә федераль үзәктән - 2,5 миллиард сум, ә Татарстан бюджетыннан 1,6 миллиард сум тотылачак.
Футбол-спорт №1. Футбол бөтенләй икенче дөнья, Казанга да бөтенләй башка кешеләр киләчәк, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Казанда узган Универсиада, аннан соң Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихта иң яхшылары булды, дип, бәяләнде. Россиянең унбер шәһәре арасында чемпионатка әзерлек, уеннарны оештыру һәм кабул итү буенча көндәшлек көчле булачак. Казан әзерлек һәм оештыру ягыннан шушы унбер шәһәр арасында чемпион булырга тиеш.


Фото: metshin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading