16+

Илсур Метшин: "Казанда яшәү уңайлы гына түгел, бер үк вакытта дәрәҗәле дә була бара"

Агымдагы елның сигез аенда башкалага 1,7 миллионнан артык турист килгән. Ел ахырына аларның саны 2 миллионга җитәргә тиеш дип фаразлана.

Илсур Метшин: "Казанда яшәү уңайлы гына түгел, бер үк вакытта дәрәҗәле дә була бара"

Агымдагы елның сигез аенда башкалага 1,7 миллионнан артык турист килгән. Ел ахырына аларның саны 2 миллионга җитәргә тиеш дип фаразлана.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, саннар куандырырлык булса да, бу өлкәдә эшләнәсе эшләр күп әле.
- Казанны кыйммәтле таш белән чагыштырсак, аның әлегә бөтен кыры да ялтырап тормый. Туристик бизнес вәкилләре белән күп кенә күргәзмә-конкурсларда да актив катнашырга кирәк, - ди шәһәр башлыгы.
Гомумән алганда, Казандагы туристик трафик гел үсеп тора, ун ел элек туристларның саны 500 мең булса, биш ел элек 1 миллион булды. Монда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да зур роль уйнады. Ярышлар вакытында шәһәргә 170 мең турист килде.
hotels.com сервисы мәгълүматларына караганда, Казан чит ил кешеләре арасында популярлык ягыннан Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калыша. Елның баштагы сигез аенда Казан Кремленә 1,5 кеше миллион кеше экскурсия ясаган. Казанга Төркия, Украина, Кытай, Белорусия, Франция һәм АКШтан килүчеләр күп.

Туристлар арасында җирле сувенирлар да популярлаша бара. Узган чемпионатта ун мең чүәк сатып алган. Бу исә кунаклар тарафыннан татар һөнәрчеләре кулыннан эшләнгән чын сувенирларга сорау булуын аңлата.

Сүз уңаеннан: соңгы вакытларда Казанның популярлыгы турситлар арасында гына түгел, эре һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендә дә арта бара. Зур халыкара спорт чараларын уздыру Казанны ышанычлы рәвештә илнең спорт үзәге дип атарга мөмкинлек бирә. Бу хакта хезмәт өлкәсендә җәлеп итү буенча төзелгән Superjob рейтингында Россиядәге зур шәһәрләр арасында Казанның 7 урын алуы сөйли.

- Безнең шәһәрдә халыкара чараларның күпләп узуы яхшы, һәм әлеге вакыйгалар тормышның барлык өлкәләрен дә колачлап ала, - дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры. - Илебезнең хезмәт ресурсын тәшкил итә торган кешеләр өчен кызыксыну булдырабыз. Казанда яшәү уңайлы гына түгел, бер үк вакытта дәрәҗәле дә була бара, һәм без әлеге юнәлешне үстерергә һәм ныгытырга тиешбез.

Илсур Метшин шулай ук шәһәрдә төрле дәрәҗәдәге белгечләрне җәлеп итәр өчен шартларны Казан белән Европаның теләсе кайсы шәһәре арасындагы аермалыкларны сизелмәслек итеп булдыру кирәк ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading