16+

"Проблемадан башны комга тыгып качарга җыенмыйбыз"

Казан Ратушасында кичә шәһәр Думасының дүртенче сессиясе узды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның 2016 елның 25 гыйнварында икееллык контракт срогы тәмамлану сәбәпле, бу вазифага конкурс игълан ителгән иде.

 "Проблемадан башны комга тыгып качарга җыенмыйбыз"

Казан Ратушасында кичә шәһәр Думасының дүртенче сессиясе узды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның 2016 елның 25 гыйнварында икееллык контракт срогы тәмамлану сәбәпле, бу вазифага конкурс игълан ителгән иде.

Өч кандидат теркәлде: Раушания Бильгильдеева ("Справедливая Россия" партиясе), Азат Ислаев (КПРФ) һәм Денис Калинкин ("Бердәм Россия" партиясе).

Сессия эшендә катнашкан 47 депутатның 42се Денис Калинкин кандидатурасын хуплап тавыш бирде. Шәһәр Думасында барлыгы 50 депутат исәпләнә. Казан мэры Илсур Метшин кабаттан сайланган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин белән хезмәт контрактын имзалады.

- Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, канализация челтәрен яңарту, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү эшләре дәвам итәчәк. Ике елда сабыйлар өчен 52 бакча сафка бастырылды, 440 ишегалды төзекләндерелде. "Салават күпере" торак комплексы барлыкка китереләчәк, узган ел анда тәүге дүрт йорт файдалануга тапшырылды. Шәһәр читләрен һәм бистәләрне үстерү проектлары гамәлгә ашырылачак. Казанга быел янә 40 троллейбус, 10 трамвай сатып алыначак. Социаль программалар туктап калмады. Казанда колачлы эшләрне башкарып чыгуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме һәрвакыт зур, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышынды Денис Калинкин.

"Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты" генераль директоры Гүзәл Ананьева таныштырганча, мәктәп ашханәләре җиһазлары төзекләндерүгә мохтаҗ. Мәктәпләрдәге аш әзерләүчеләрнең хезмәт хакы - 9700, ә кухня эшчеләренеке 7300 сум. Бүген яшәү минимумы да 8170 сум. Казан мәктәпләре ашханәләренә кирәкле 930 штат берәмлегеннән 643 кеше генә эшли, әле аларның да 200 дән артыгы пенсия яшендәгеләр.

- Мәктәптә иртәнге аш - 19, төшке аш 49 сум тора. Көнбатыш илләреннән продукция кертү чикләнү аркасында, 2014 елның сентябреннән азык-төлеккә бәяләр күтәрелә башлады. Акча җитмәгәнлектән, рацион начарлана бара,- дип уфтанды Гүзәл Ананьева.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин фикер алышуларда катнашып, мәктәп ашханәләрендә тарифларны күтәрмичә мәсьәләне чишеп булмас, начар туклану балаларның сәламәтлегенә кырын сугачак, диде.
-Казанда йөз меңнән артык укучының 93 проценты кайнар аш белән тәэмин ителә. Мәктәп ашханәләрен төзекләндергәннән һәм җиһазларны яңартканнан соң тугыз ел узды, җиһазлар искерде. Бу проблемадан башны комга тыгып качарга җыенмыйбыз, без-страуслар түгел,- диде мэр Илсур Метшин тикшерелгән мәсьәләгә йомгак ясап,- мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тукландыруның яңа максатчан программасы әзерләнә. Программа җәмәгатьчелек катнашында тикшереләчәк, бәяләр күтәрелә, шунлыктан ата-аналар түләвеннән башка эшне башкарып чыгып булмаячак. Балалар сәламәтлеге - мөһим.

Сессиядә Казан шәһәренең почетлы гражданины мәрхүм Әсгать Галимҗановның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе каралды.



- Әсгать абый үзе исән чагында ук олы абруй казанды. Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге балалар йортларына хәйрия ярдәме күрсәтте. Казанлылардан Әсгать Галимҗанов исемен берәр урамга, паркка яки балалар учреждениесенә бирү турында тәкъдимнәр керде. Мин бу тәкъдимнәрне хуплыйм. Топонимика комиссиясе Әсгать Галимҗанов исемен Казанның Меңьеллык мәйданындагы скверга бирү турындагы фикергә килде. Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл дә бар анда, хәйрияче әнә шулай детдом балаларын ат арбасына утыртып йөртеп, сөендерә торган булган,-диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр Думасы Казанның Меңьеллык мәйданындагы скверга Әсгать Галимҗанов исемен бирү турындагы карарны бертавыштан кабул итте. Сессиядә шәһәр хуҗалыгына кагылышлы башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading