16+

Илсур Метшин: "Сез иң матур, төзекләндерелгән, имин һәм иң яхшы шәһәрдә яшәсен өчен без барысын да эшләячәкбез"

Казанның Совет районында "Светлая долина" яңа торак комплексында 340 урынга исәпләнгән "Кыңгырау" исемле балалар бакчасы ачылды.

Илсур Метшин: "Сез иң матур, төзекләндерелгән, имин һәм иң яхшы шәһәрдә яшәсен өчен без барысын да эшләячәкбез"

Казанның Совет районында "Светлая долина" яңа торак комплексында 340 урынга исәпләнгән "Кыңгырау" исемле балалар бакчасы ачылды.

Шәһәрдә "Юл картасы" дигән федераль программа буенча төзелгән иң зур балалар бакчасын ачу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Шәһәр башлыгы әти-әниләргә һәм балаларга бакча ачылу уңаеннан котлау сүзләре җиткерде.

Балаларны котларга дип шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс Девелопмент" компанияләр төркеме җитәкчесе Марат Шаһитов та килгән иде.

Шәһәр башлыгы бакча ачылу уңаеннан балаларны, әти-әниләрне һәм педагогларны котлады. "Безнең өчен бу бик әһәмиятле вакыйга - "Юл картасы" федераль программасы буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа торак микрорайонында яңа балалар бакчасы ачыла", - дип билгеләп үтте проектның масштаблыгын И.Метшин.

Ул хәзерге вакытта Казанда инде проект стадиясендә үк торак йортлар белән бергә балалар бакчаларын, мәктәпләр һәм социаль әһәмияткә ия башка объектларны комплекслы төзүгә ирешүнең матур гадәткә әйләнеп баруына басым ясады. "Без яңа торакның социаль инфраструктура белән бергә торгызылуын телибез. Әлеге микрорайонны төзүчеләр казанлылар уңайлы торакларда яшәү, төзекләндерелгән ишегалларында йөрү белән бергә, балаларның беренче көннән үк икенче өйләре - балалар бакчаларына да ия булуларын телиләр", - дип төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде Мэр.

Катнаш төрдәге 177-нче номерлы балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән. Биредә 17 төркем эшләячәк. Зур заманча бинада балалар өчен барлык шартлар да булдырылган - тулы кыйммәткә ия азык-төлек блогы, якты һәм матур бүлмәләр, музыка һәм физик тәрбия заллары. Балалар бакчасы мөдире Әлфия Ляпина сүзләренчә, балалар өчен бик күп санлы секцияләр - инглиз һәм кытай телләре, хореография, нәфис гимнастика, карате, ирекле көрәш, теннис түгәрәкләре ачылачак. "Балалар һәр яктан камил булып үссен өчен без спорт мәктәпләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятлибез", - диде ул.

Ә.Ляпина сүзләренчә, балалар бакчасында куркынычсызлык кагыйдәләре нигезенә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар биреләчәк. Бинадагы бүлмәләрнең берсендә юл тамгалары, светофор һәм билгеләр урнаштырылган. Биредә балалар тәрбиячеләр белән бергә уен формасында юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытачаклар. "Балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклау - безнең төп юнәлеш. Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, ныгыту өчен аерым бүлмә булдырдык. Әлеге юнәлешне тагын да үстерәчәкбез", - дип сөйләде бакча мөдире.

Балалар бакчасына килгән кунакларны нәниләр үзләренең белемнәре белән бергә, чыгышлары белән дә гаҗәпкә калдырдылар. Кыңгырау кебек киенгән яшь артистлар чәчәкләр биюе башкардылар, тузганак костюмы кигән кечкенә Әминә һәм кырмыска кебек киенгән Раяз чыгышы кунаклар күңелендә озак сакланачак.

Шәһәр башлыгы сайлап эшкә алынган педагогик төркемнең нәниләрнең физик, акыл ягыннан үсешендә, балаларның потенциалын ачып бирүдә зур ярдәм булачагына ышаныч белдерде. Әлфия Ляпина исә балалар бакчасы нәниләр өчен якты һәм уңайлы икенче өйләренә әверелсен өчен тәрбиячеләрнең барысын да эшләячәкләре турында җиткерде.

Бәйрәм ахырында Илсур Метшин балалар бакчасы мөдиренә спорт җиһазлары алу өчен сертификат, ә балаларга исә баллы күчтәнәч тапшырды. "Бәхетле, сәламәт булыгыз, безне шатландырып торыгыз. Сез иң матур, төзекләндерелгән, имин һәм иң яхшы шәһәрдә яшәсен өчен без барысын да эшләячәкбез", - дип балалар бакчасындагы нәниләргә мөрәҗәгать итте И.Метшин.

Алга таба "Светлая долина" микрорайонында социаль инфраструктура үсеше дәвам итәчәк. Шулай итеп, комплекста 1020 урынга исәпләнгән ике яңа балалар бакчасы, 2200 урынга исәпләнгән ике мәктәп, берничә катлы паркинг, аптекалар, почта бүлекчәләре һәм балалар хастаханәсе ачылу көтелә, дип яза kzn.ru.

Марат Мугинов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading