16+

Җиңмәдек түгел, җиңдек без!

Шәһәре искиткеч, кинофестивале шәп, киносы үсештә - IX Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленә килгән кунакларның уртак бәясе менә шундый булды. Ниһаять, чараның быелгысына да йомгак ясалды.

Җиңмәдек түгел, җиңдек без!

Шәһәре искиткеч, кинофестивале шәп, киносы үсештә - IX Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленә килгән кунакларның уртак бәясе менә шундый булды. Ниһаять, чараның быелгысына да йомгак ясалды.

Ябылу тантанасында сәхнәдә чыгыш ясаган оештыру комитеты вәкилләренең сүзләренә ышансаң, инде бүгеннән үк 2014 елда узачак юбилей фестиваленә әзерлек эшләре башланачак.
Сайлау комиссиясе, кабул ителгән 450 фильм арасыннан иң яхшы 50 картинаны аерып алып, бик зур хезмәт башкарган, билгеле. Шулай да жюрига да эш җитәрлек калган иде. Бер атна эчендә кинофильмнарны карап чыгып, җиңүчеләрне ачыклаганда уртак фикергә килү һәрвакытта да җиңел бирелми. Жюри рәисе Карен Шахназаровның әйтүенчә, быелгы фестивальнең иң яхшы фильмын сайлаганда бәхәсләр тумаган. Сербия режиссеры Срдан Голубовичның «Әйләнәләр» картинасы бертавыштан җиңүче итеп сайланган. Бу хәбәр тамашачылар арасында да ризасызлык тудырмады - кино яратучыларның күпчелеге, әлеге фильмны караганнан соң, аңа «5»ле билгесе куйган иде инде.
Иранлылар, елдагыча, бер кочак бүләк җыеп кайтып китте. Әлеге илнең вәкилләре «Иң яхшы анимацияле фильм» («Масулех» авылы»), «Иң яхшы хатын-кыз роле» һәм «Иң яхшы сценарий» («Юеш хатлар») номинацияләрендә бүләкләнде. Иң яхшы ир-ат роле дип «Әйләнәләр» (Сербия) картинасының төп геройлары табылды. Иң яхшылардан шулай ук оператор («Әмир улы Иван», Россия) һәм режиссер («Яңа көн. Яңа өмет», Мисыр) эшләрен дә бәяләргә онытмадылар. Кыска метражлы документаль картиналар арасында «Эри торган утрау» (Әзәрбайҗан), нәфис фильмнар арасында «Әти» (Казахстан) дип аталган хезмәтләр иң яхшылары дип табылган. «Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» номинациясендә «Кундуз буыны. Чит сугыш» (Германия) картинасы бүләкләнде. Җиңүчене котларга чыккан жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев: «1985 елда Әфганстанда, менә шушы Кундуз шәһәрендә дә булырга һәм бу афәтне үз күзләрем белән күрергә туры килгән иде. Шуңа күрә, әлеге тема миңа бик якын. Фильм өчен ике куллап тавыш бирдем», - дип, җиңүнең лаеклы икәнлеген ассызыклады.
Мәскәү режиссеры М.Швачко төшерсә дә, Татарстанныкы булып саналган «Уен ахыры» кыска метражлы уен картинасы ТР Президентының махсус бүләгенә ия булды. Кызганыч, аның документаль «коллегасы»на да, мультфильмнарыбызга да бернәрсә дә тәтемәде. Тик безнекеләр борыннарын салындыра торганнардан түгел. Шәһәрегез дә, кинофестивалегез дә, халкыгыз да бик яхшы, дип мактап торсалар, бигрәк тә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading