16+

Җинаятьче хокук сакчылары

Ничек кенә сәер тоелмасын, үзләре җинаятькә каршы көрәшүчеләр дә җинаять эшли. Дөрес, моның белән ачыш ясамыйбыз. Көнкүрештә, сирәк кенә булса да, мондый нәрсәләр очрый. Кемнәндер ришвәтне кагыйдә бозганны «йомып» калыр өчен сорыйлардыр, кемнәндер башка очракта... Кайчагында үзебез дә аларны хокук бозуга этәрәбез анысы. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында (ЭЭМ) үткәрелгән матбугат...

Җинаятьче хокук сакчылары

Ничек кенә сәер тоелмасын, үзләре җинаятькә каршы көрәшүчеләр дә җинаять эшли. Дөрес, моның белән ачыш ясамыйбыз. Көнкүрештә, сирәк кенә булса да, мондый нәрсәләр очрый. Кемнәндер ришвәтне кагыйдә бозганны «йомып» калыр өчен сорыйлардыр, кемнәндер башка очракта... Кайчагында үзебез дә аларны хокук бозуга этәрәбез анысы. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында (ЭЭМ) үткәрелгән матбугат...

Быел эшләнгән җинаятьләр буенча 28 хезмәткәр җинаять җаваплылыгына тартылган. Шуларның 17се хөкем ителгән. Алар арасында 6 оператив бүлек хезмәткәре, 4 участковый, 2 ЮХИДИ хезмәткәре, 2 конвой хезмәтендә эшләүче, 1 тикшерүче, 1 ПДН хезмәткәре, 1 патруль-пост хезмәтендә эшләүче бар.
Болар арасында, гомуми җинаятьләрдән (урлау, алдау һ.б.) тыш, җәмгыятьтә аеруча игътибар ителә торган вазифадан усал ниятләрдә файдалануда, коррупциядә гаепләнгәннәре дә бар.
Октябрь аенда ЭЭМның «Югары Ослан» районара бүлекчәсе җитәкчесе, спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә тавыш чыгарып, коллегасына пычак белән чәнчегән. Ул эчке эшләр органнарыннан куылган. Аңа карата РФ Җинаять Кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге һәм 105 нче маддәсенең 1 нче бүлеге - үтерергә маташу буенча җинаять эше кузгатылган.
Казанның Киров районы эчке эшләр идарәсенең 1 нче бүлеге хезмәткәре быелның февраль аенда, наркотиклар буенча җинаять эшен «йомып» калдыру өчен, Казан шәһәрендә яшәүче, элек наркотиклар саклауда шикләнелгән кешедән ун мең сум акча таләп иткән булган. Ул, җинаяте өчен, ирегеннән 4 елга шартлы рәвештә мәхрүм ителгән.
Кайбер хезмәткәрләр криминаль һәм коммерция структуралары белән элемтәдә тора. Икътисади җинаятьләр белән көрәшүче бер хезмәткәр Түбән Камада Воронеж эшмәкәрләре милке булган 1 миллион 700 мең сумлык каучукны урлар өчен бөтенесен дә эшләгән булган. Бу эше өчен шартлы рәвештә 2 ел да 6 айга хөкем ителгән.
Мондый мисаллар матбугат конференциясендә күпләп китерелде. Барысын да язсаң, бер китаплык булыр, мөгаен. Р.Вәлиуллов кисәтүенчә, телефон мошенниклары арасында эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен дә тотканнар. Алар, телефоннан шалтыратып, якыннарын җинаять җаваплылыгына тарттырмас өчен, ниндидер счетка акча күчерергә кушалар икән.
Дөньяның әллә кемнәре бар. Эчке эшләр органнарына да андый кешеләр эләгүе кызганыч. Ни дисәң дә, полиция хезмәткәрләрен намуслы һәм үз эшен җиренә җиткереп башкара торган итеп күрәсе килә. Ә болары аерата куркыныч. Бал мичкәсендәге мондый дегет тамчыларыннан Алла сакласын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading