16+

Иномаркадан саклан!

Башыңа бәла аласың килмәсә, арзанлы иномаркага кызыкма! Татарстан таможнясы хезмәткәрләре катнашында «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуының төп фикере әнә шул иде.

Иномаркадан саклан!

Башыңа бәла аласың килмәсә, арзанлы иномаркага кызыкма! Татарстан таможнясы хезмәткәрләре катнашында «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуының төп фикере әнә шул иде.

Гамәлдәге законнар буенча, чит ил гражданнары шәхси автомобильләрен таможня түләүләрен башкармый гына Россия территориясенә кертә һәм билгеле бер вакытка кадәр аннан файдалана ала. Бу вакыт 1 елдан да артмаска тиеш. Бөтен киртәләрне җайлы гына урап узу юлын белгән мошенниклар монда да йоклап ятмый, бу норманы үз максатларында файдаланып калырга тырыша. Алар, вакытлыча гына, дип, Россия территориясенә таможня түләүләрсез автомобильләр кертеп, транспорт чарасын безнең гражданнарга сатып калдыра икән. Мондый юл белән иномаркалар безгә, нигездә, Балтыйк буе илләреннән кертелә. Алар урланган автомобильләр түгел түгелен, шулай да күбесе заманча сыйфат стандарты нормаларына җавап бирми. Мошенниклар безнең автомобиль сөючеләрне базар бәясеннән ике тапкырга арзанрак хак куеп «кармакка каптыра». Беренче карашка, шикләнергә җирлек тә юк. Машинаның тулы документлар комплекты тәкъдим ителә. Өстәвенә, сатучылар, иномарка чит илдә теркәлсә дә, Россия территориясендә ЮХИДИ, таможня органнары белән проблемалар булмаячак, дип ышандыра.
Ә хакыйкатьтә безнең Таможня берлеге территориясендә таможня түләүләрсез генә чит ил машиналарын файдалану законсыз дип санала. Мондый иномаркаларның яңа хуҗалары, таможня хезмәткәрләре кулына эләккәч кенә, үзләренең нинди баш бәласенә таруларын аңлый башлый. Тик ни файда: автомобиле конфискацияләнә, түләнгән акчаларын да кире кайтарып булмый. Татарстан таможнясы җитәкчесе, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мәүликов узган ел шушындый административ хокук бозулар белән бәйле эшләрнең артуын билгеләп үтте. 2012 елда шундый 4 эш кузгатылган булса, 2013 елда аларның саны 75кә җиткән. Идел буе федераль округында әлеге категория буенча узган ел кузгатылган администртив эшләрнең чиреге Татарстан таможнясы өлешенә туры килә. Бу - Татарстан таможнясы белән ЮХИДИ арасындагы тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Уртак көч белән 2013 елда Татарстан юлларында законсыз йөргән шундый 65 автомобиль конфискацияләнгән.
Татарстан таможнясы хезмәткәрләре, күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, безнең гражданнарны законнарны белеп кенә эш итәргә чакыра. Алар өчен тәүлек дәвамында 291-92-93 номерлы «ышаныч телефоны» да эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading